Түбән Күзмис авылында 18 ел осеменатор булып эшләүче Лидия Михайлова: Яраткан эш авыр булмый
Хезмәт юлын сыер савучы булып башлый ул, аннары дуңгызлар, бозаулар карый.
Күптән түгел “Рассвет” хуҗалыгының мегафермасында булырга туры килде. Биредә күп җаваплы эшләрне хатын-кызлар башкара икән дип, гүзәл затларыбызның булдыклылыгына тагын бер кат сокланып кайттык. Без белгәннәре генә: ферма мөдире, ветеринария табиблары, осеменатор – җаваплы белгечләрнең барысы да – хатын-кызлар.
Түбән Күзмис авылыннан Лидия Михайлова да – шушы тырыш, булдыклы ханымнарның берсе. Ул биредә осеменатор булып хезмәт куя. Эшләү дәверендә бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, фотосурәте районның Мактау тактасында торган, “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеменә лаек булган.
Лидия Николаевна чыгышы белән Удмуртиянең Увин районының Мульшур авылыннан. Мәктәптә тугыз сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Удмуртиянең Асан совхоз-техникумында зоотехник һөнәрен үзләштерә.
– Кечкенәдән маллар арасында үстем, әни гомере буе фермада симертү үгезләрен карады. Бүгенге көндә аңа 93 яшь, туган авылда абый белән яши. Мин гел аның белән фермага бара идем. Ә бер сыйныфташымның әнисе анда зоотехник булып эшләде. Аларның бозау үлчәгәннәрен гел игътибар белән күзәтә идем. Бәлки әлеге вакыйгалар да һөнәр сайлаганда этәргеч биргәндер. Безнең авылдан биш кыз – зоотехник, икесе агрономга укыды. Элек эшне күреп үстек, хәзерге яшьләр ферманың ни икәнен дә белми, – дип сөйләде терлекче.
Кыз булачак тормыш иптәше Леонид белән дә студент елларында таныша. Егет әлеге уку йортында агроном белгечлеген үзләштерә. Дүрт ел белем алганнан соң, ике яшь йөрәк кавышып, егетнең туган ягы Түбән Күзмискә кайтып урнаша.
– Икебез дә удмуртлар булсак та, сөйләм теле аерыла икән. Башта мондагы халыкны аңлавы читен булды. Биредә удмурт теле татарныкына якынрак. Әле дә Удмуртиягә барсам, туганнарым сөйләмемне аңламый, русчага тәрҗемә итәргә туры килә, – дип елмая ул.
Лидия Николаевна бирегә кайтканнан соң, фермага эшкә урнаша. Хезмәт юлын сыер савучы булып башлый, аннары дуңгызлар, бозаулар карый. Тора-бара җитәкчелек аны осеменатор итеп билгели.
– Хатын-кызга мондый хезмәт башкару авыр түгелме? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Эшемне, малларны яратам, шуңа күрә бер авырлыгын да тоймыйм. Ялын, хезмәт хакын вакытында алабыз. Элек елга 365 көн бер ялсыз эшләдек, анда да зарланмадык. Июнь аенда бу вазыйфага алынганыма 18 ел булды, ә гомуми стажым – 35 ел. Элек фермалар кечкенә иде, анда эшләве җиңелрәк булган икән, димен. Мал саны да әз бит, 200 тирәсе генә, барысын да исемләп белә идем. Ә хәзер ике меңгә якын сыер, таналар... Ярый әле колакларында номерлары бар. Барысын да ясалма орлыкландырабыз, элеккеге кебек фермаларда нәсел үгезләре юк. Шуңа күрә селекционер, ветеринария табиблары белән килешеп, бергә хезмәт куябыз. Иң мөһиме: контроль булырга тиеш. Синхронизация буенча эшлибез. Сөт тә, акча кереме дә бозау алуга бәйле, ә ул осеменатор эшенә барып тоташа, – диде ул.
Авыл кешесен өендә дә шушы эш көтеп тора бит. Михайловлар да шәхси хуҗалыкларында терлек асрап көн күрәләр. Әмма алар зарланмый, авылда малсыз торып булмый, диләр.
Лидия апа, төп йортка килен булып төшеп, менә 37 ел инде кайнанасы белән дус-тату, матур гомер итә.
– Мин килгәндә, кайнатамның әнисе дә исән-сау иде, бергә-бергә гомер иттек. Кайнатам – шулай ук хуҗалыкта ветеринария табибы, ә кайнанам бозау караучы булып эшләде, – дип искә ала Лидия Михайлова.
Әңгәмәдәшем тормыш иптәше белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә бер уллары, мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциядә катнаша, икенчесе дә – хәрби, Мурманск өлкәсендә хезмәт итә. Ә кызлары, авылга тормышка чыгып, декрет ялында. Бүгенге көндә Михайловларның җиде оныгы бар.
– Улым алгы сызыкта сугыша. Ике көн хәл алдылар да менә тагын ут эченә кереп киттеләр, исән-сау гына булсыннар. Беребезгә дә балалар хәсрәте күрергә язмасын, – диде әни кеше, күз яшьләрен сөртеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев