Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Последние новости

Кукмаралылар сәнәгать өлкәсендә дә сынатмый

Кукмарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров булып китте.

Үткән атнада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров эш сәфәре белән Кукмарага килде. Башкала кунагын район башлыгы Сергей Димитриев каршы алды. 

Алар районда эшләп килүче оешма-предприятиеләрдә булып, эшчәнлекләре белән таныштылар. Эшмәкәрләр белән кече һәм урта предприятиеләр өчен каралган дәүләт программалары буенча гамәлдәге ярдәм чаралары, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләре, районда социаль проектларны тормышка ашыру һәм хезмәт хакының уртача дәрәҗәсе турында фикер алыштылар.

Эш сәфәре Югары Чура җирлегендә башланып китте. Кунаклар яңа төзекләндерелгән мәдәният йортын, балалар бакчасын карадылар.

— Биредә бик зур эшләр башкарылды. Бу бина начар, авария хәлендә иде. Диварларына су кереп, күгәрек барлыкка килде, — диде район башлыгы, ремонттан соң икенче яшьлеген кичергән мәдәният йорты белән таныштырып. Бүгенге көндә мәдәният йорты тыштан да, эчке яктан да «балкып» тора. Үзендә үк барлык кирәкле инвентарьлар белән тулыландырылган спортзалы да бар. 

Бинаның күршесендә генә урнашкан балалар бакчасында ике төркемдә 26 сабый тәрбияләнә. Әлеге бина 1987 елгы, диделәр. Ул шулай ук зур ремонт кичергән. Биредә эшләүче хезмәткәрләр, балаларның әти-әниләре дә бу үзгәрешләргә сөенеп бетә алмый. «Бакча җылы, якты булгач, әти-әниләр яшь ярымлык сабыйларын да алып килә башлады», — диделәр.

Алга таба эш сәфәре Кукмара шәһәрендә дәвам итте. «Демография» милли проекты составына керүче «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында модернизацияләнгән «Россия эше» кадрлар үзәгенә юл тоттылар. Әлеге үзәк Татарстанда Әлмәт, Яр Чаллыдан кала өченчесе.

— Ремонт барышында функциональ зоналар, гражданнар һәм эш бирүчеләр белән эшләү секторларга бүленде, санлы сервислар зонасы төзекләндерелде. Залда навигация бар, шул исәптән начар күрүче гражданнар өчен дә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кунаклар өчен электрон чиратның уңайлы терминаллары эшләнде, — дип таныштырды район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Әсхәт Җиһаншин. Шулай ук ул мәктәп укучыларын эш белән тәэмин итү буенча да тәҗрибәләре белән уртаклашты. 

Алга таба җитәкчеләр район үзәк дәваханәсенең инфекцияле авыруларны дәвалау бүлегендә алып барыла торган капиталь ремонтның барышы белән таныштылар. Дәваханәнең баш табибы Вадим Рәхмәтуллинның сүзләренә караганда, ремонт эшләре «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Россия Федерациясе Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аны агымдагы елның июнь аенда төгәлләргә планлаштыралар. 

— Инфекцияле авыруларны дәвалау бүлегендә демонтаж эшләре 10 февральдә башланып китте. Биредә инженерлык, интернет челтәре, ишек-тәрәзәләр тулысынча алышыначак. Алты боксның икесе аз мобильле пациентлар өчен каралган, бу бүлмәләрдә ишек аралары киңәйтелә. Шулай ук һәр палатада «Чакыру кнопкасы» булачак. Душ бүлмәләрендә җылытылган идәннәр эшләнәчәк. Капиталь ремонтның проекты халык мөрәҗәгатьләрен, киңәшләрен исәпкә алып башкарылды. Төзекләндерү җиһазлар белән бергә 70 миллион сумнан артыкка төшә, — дип сөйләде баш табибның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Илназ Кәримов. 

«Рамазан икмәге» оешмасы 90га якын кешене эш белән тәэмин итә.


— Ипи пешерә башлаганга быел 25 ел була. Кайчандыр өй янындагы 40 квадрат метр җирдә эш башлаган идек, — дип сөйләде Рамазан Юнысов. — Бүгенге көндә 76 төрдәге камыр ризыгы җитештерәбез, шуларны көн саен 21-22 машина 540 ноктага тарата.

«Эш буенча Кукмарада еш булырга туры килсә дә, сезнең комбинатка беренче тапкыр килүем», — диде Марат Җаббаров, киез итек-киез комбинатына килгәч. Предприятие директоры Ләлә Шәрипова сүзләренә караганда, биредә 450 тирәсе кеше эшли, һәм алар 200дән артык төрдәге аяк киеме җитештерә. 

Шулай ук җитәкчеләр «Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү, «Наз» үзәкләренең эшчәнлеген карадылар, таш эшкәртүче «Мастер и камень Индустрия», савыт-саба җитештерүче «Расплав», киез итек-киез комбинаты, РайПО, көймәләр ясаучы «Триера», "Магистрат"ның агач эшкәртү цехларында булдылар.

Марат Җаббаров эш сәфәре кысаларында караган оешма-предприятиеләрнең эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм Кукмараның сәнәгать өлкәсендә дә сынатмавын, алдынгылар рәтендә баруын билгеләп үтте.

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев