Чишмәбаш авылында яшәүче Минневасил Мәрсетдинов 90 яшен тутырды
Юбилярның 10 оныгы, 5 оныкчыгы бар.
Чишмәбаш авылыннан Мәрсетдинов Минневасил Мөхәмәтдин улы үзенең 90 яшьлек юбилее — гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов котлады. Алар юбилярга үзләренең изге, матур теләкләрен ирештерделәр, район башлыгы Сергей Димитриев исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Минневасил Мөхәмәтдин улы күмәк хуҗалыкта комбайнчы, бригадир булып эшләгән. Пар канаты белән 5 ир балага гомер биргәннәр. Кызганыч, бүгенге көндә юбилярның тормыш юлдашы һәм бер улы вафат. Юбилярның 10 оныгы, 5 оныкчыгы бар.
“Аллага шөкер, балаларның һәрберсе акыллы, тәртипле. Хәзер аларның кадер-хөрмәтендә яшим. Телефоннан шалтыратуга, шул арада килеп җитәләр. Мең рәхмәт барысына да”, - ди юбиляр.

Минневасил абый, сөбеханалла, машина йөртә, балыкка да барырга ярата икән. Шулай ук бакчачылык эшен үз итә, умарта кортларын да бар күңелен биреп карый, диделәр аның турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев