Бер-береңә хөрмәт, тигез мәхәббәт: Тырыш авылында «Гаилә — бәхет ачкычы» дигән чара үткәрелде
Авылның үрнәк гаиләләре бер сәхнәгә җыелды.
Тырыш авылы клубында «Гаилә — бәхет ачкычы» дигән чара үткәрелде. Китапханәче Рузилә Төхбәтуллина Гаилә елы уңаеннан авылның иң актив китап укучы, тырыш, булдыклы, үрнәк гаиләләрен бер сәхнәгә җыйды.
Рузилә Төхбәтуллина 30 ел гомерен китапханәче хезмәтенә багышлаган. Шуның алты елын ул Сәрдекбашта, калганын Тырыш авылында эшли. Хезмәтемне бик яратып башкарам, ди ул.
— Мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуымны тәрбияче һөнәре буенча дәвам итәргә уйлаган идем, әмма әлеге эш минем күңелемә ятмады һәм китапханәче һөнәрен сайладым. Моңа бервакытта да үкенгәнем булмады. Эшемне, китапларны, кешеләрне яратам. Авыл халкы белән бик тыгыз элемтәдә торабыз, өлкәннәр, яшьләр, балалар белән төрле чаралар оештырабыз. Бүгенге бәйрәм дә — шуның бер мисалы, — дип сөйләде ул.
Китапханәченең сүзләренә караганда, мәктәп укучылары күбрәк матур әдәбиятка өстенлек бирә, ә яшьләр арасында интернеттан гына укыйм дип әйтүчеләр дә бар икән. Өлкәннәргә исә китапларны Рузилә апа өйләренә кадәр илтеп бирә.
— Китапханәбез бик бай. Яңа китаплар гел кайтып тора. Әле күптән түгел генә рус әдәбияты китапларына баедык. Авыл халкы исә авторлардан Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдинованы ярата. Газета-журналлар да бик күп килә. «Сөембикә», «Сәхнә», "Хезмәт даны"н яратып укыйлар, — диде ул.
Сәхнәгә бер-бер артлы матур парлар: Нәбиуллиннар, Әхмәтовлар, Мифтаховлар күтәрелде. Һәрберсенең үз язмышы, үз тарихы. Әмма әлеге парларны гомер иткән авылларына мәхәббәт, бер-берсенә хөрмәт берләштерә.
— Гаилә ул — бәхет ачкычы. Ә ачкыч һәрберебезнең кулында. Тату, матур гаиләнең бер әгъзасы булу — зур бәхет. Шуңа күрә аның кадерен белергә кирәк, — дип бәйрәмне ачып җибәрде Рузилә апа.
Нәбиуллиннар гаиләсенең тормыш стажы бик зур: алар 40 елга якын бергә гомер итәләр. Раниф абый мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ватан алдындагы бурычын үтәргә алына, аннан кайткач, комбайнга утыра, үз эшенең остасы була. Ә Гыйльминур апа хезмәт юлын Ижевскидагы механика заводында башлап җибәрә, авылга кайткач, фермада бозаулар карый.
— Шушы авылда үстек, шушында тормыш кордык. Ике ул, бер кыз тәрбияләдек, бүгенге көндә һәрберсенең үз тормышы, оныкларыбыз бар. Кече улыбыз гаиләсе белән төп йортта төпләнде, бик дус-тату яшибез. Озак еллар бергә гомер итүнең сере бик гади: сабыр булырга кирәк. Сабырлык, бер яктан караганда, гади генә сүз кебек, әмма аның мәгънәсе бик тирән. Ул — бер-береңне хөрмәт итү, кирәк вакытта юл кую, кимчелекләргә күз йома белү дигән сүз. Чөнки тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, — дип сөйләде Гыйльминур һәм Раниф Нәбиуллиннар. — Үзебез китап, газета-журналлар укырга яратабыз. Яшьләр исә интернет мөмкинлекләргә өстенлек бирәләр. Заманага карата анысы да кирәкледер дип уйлыйбыз. Чөнки анда да бик күп файдалы мәгълүмат табарга була.
Нәбиуллиннар фикеренчә, киңәшләшеп эшләнгән эш таркалмый, шуңа күрә алар һәрвакыт бер-берсенең сүзенә колак салып, фикерләшеп, чөкердәшеп гомер итәләр.
Әхмәтовлар гаиләсе 35 ел иңгә-иң куеп гомер кичерә. Алар ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар сөяләр. Бакчасарай авылы кызы Рәйсә апа хезмәт юлын Яңа Сәрдектәге дуңгызчылык комплексында башлап җибәргән, ә Тырыш авылына төп йортка килен булып төшкәч, фермада бозаулар караган. Мәҗит абый исә гомере буе механизатор эшен башкарган.
— Китапханәгә йөрергә яратам, яңа китап кайтканын Рузиләдән сорап кына торам. Мәҗит исә мин алып кайткан китапларның берсен дә калдырмый укып бара. Үзебез дә күп газета-журналга язылабыз. Оныгыбызга әкиятләр укыйбыз, арып китсәк, үзе безгә укып бирә, — диде Рәйсә апа. — Китап уку бик кирәк, чөнки ул сөйләмне камилләштерә, матурлый. Мәгънәле, яхшы әсәрләр уйланырга мәҗбүр итә, фикерләү дәрәҗәсен арттыра.
Сөмбелә Тырышка Байлангар авылыннан килен булып төшкән. Алар тормыш иптәше Рафаэль белән 15 ел бергә гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Гаиләнең ныклыгы өчен тормыштан канәгать булырга кирәк, ди Мифтаховлар.
— Ирем белән икебез дә авылдагы фермада хезмәт куябыз. Үзем төрле эшләр башкарам, ә ирем атлар карый. Авыл тормышын сайлаганыбызга бер тапкыр да үкенгәнебез булмады. Мин шәһәрдә тора да алмас идем, чөнки шау-шулы җирләрне яратмыйм. Монда да бик яхшы яшибез, эш бар, хезмәт хакларын вакытында түлиләр, — дип сөйләде Сөмбелә. — Китапханәгә еш йөрибез, үзебез дә монда якында гына торабыз. Ә аның ишекләре һәрвакыт ачык. Төрле конкурсларда актив катнашабыз: Гаилә елы уңаеннан рәсемнәр ясадык. Балалар күбрәк мәктәптән бирелгән әдәбиятны укыйлар, калган вакытта телефонда утырырга яраталар.
Әлеге гаиләләр турында күпме матур, җылы сүзләр әйтелде. Алар якыннарын үзләре янына җыеп, җылытып, кайгыртып торучы учак кебек. Әлеге учак никадәр көчле яна икән, аның җылысына җыелучылар да шулкадәр күбрәк була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев