Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Последние новости

Авылга күктән төшкән бүләк: Каенсар авылында ачылган яңа күпфункцияле үзәк гөрләп тора

Бүгенге көндә анда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы һәм китапханә эшли.

Быел Каенсар авылында күпфункцияле үзәк ачылуы турында хәбәр иткән идек. Бүгенге көндә башлангыч мәктәп, балалар бакчасы һәм китапханәне берләштергән әлеге учреждениедә эш гөрли. Бина исә якты, матур, җылы…

Балалар бакчасында тәрбияченең ягымлы, йомшак кына итеп сабыйлар белән аралашканы ишетелә. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр икән... Тәрбияче Нурфия Исхакова бар гомерен әлеге хезмәткә багышлаган. «Быел 38нче уку елымны башладым, хезмәт кенәгәмдә бер генә язу минем», — диде ул. 

Бакчада дүрт кеше хезмәт куя: мөдир, тәрбияче, кече тәрбияче Алсу Таҗиева һәм пешекче Рузилә Әкбирова. Балалар аларның һәрберсен яратып, «апа» дип кенә торалар. Коллектив дус, бердәм. 15 балага исәпләнгән балалар бакчасына бүгенге көндә 11 сабый йөри. Балаларны Каенсар, Сабанчы авылларыннан китерәләр. Нырья мәктәбе директорының Каенсардагы мәктәпкәчә тәрбия бирү эшләре буенча урынбасары, бакча мөдире Миләүшә Әкбированың сүзләренә караганда, алдагы елларга балалар саны артыр дип көтелә. 

— Элеккеге балалар бакчасы 1987-1988 елда төзелгән иде. Үзем 1990 елдан анда мөдир булып эшләдем. Ул вакытта балалар саны 25-28гә җитә иде. Элеккеге бакчага ел саен агымдагы ремонт эшләре башкарылса да, бина иске, коридор, бәдрәф бүлмәләре салкынча булды. Яңа бина салынасын белгәч, бик сөендек, төзелеш тәмамлануын зарыгып көттек. Моның өчен район, хуҗалык җитәкчелегенә рәхмәтебез зур. Идәннәр җылы, һәр бүлмә аерым, уңайлы. Хәтта кер киптерә, тегә торган машиналарыбызга хәтле бар. Яңа бинага бер иске әйбер дә кермәде. Яңа уенчыклар, методик әсбаплар бик күп кайтты, — диде ул. — Ашханә исә мәктәп белән балалар бакчасы өчен уртак. Әмма урын, аш-су кирәк-яраклары, шкафлар — барысы да җитәрлек.

Башлангыч мәктәп 14 балага исәпләнгән. Бүгенге көндә биредә 11 укучы белем ала. Башлангыч сыйныфлар укытучы Ләйсән Закирова һәм Гүзәл Гарифҗанова дүрт сыйныфны икегә бүлеп укыталар. 

— Каенсарда тудым, үстем, инде 30 ел туган авылымда башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Быел 3-4 сыйныфларны укытам, — диде Ләйсән Данил кызы. — Билгеле, иске мәктәпне яңасы белән чагыштырырлык түгел. Әмма элеккегесен дә хурлыйсы килми, начар дип әйтмәс идем, бары тик иске иде. Үзебез буяп, агартып, җыештырып тордык. Хәзер исә барысы да заманча, якты, матур, сыйфатлы белем бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Аерым спортзал эшләнде, ә иске мәктәптә ул безнең коридор иде. Анда барлык кирәкле инвентарь бар, укучылар дәрес вакытында гына түгел, тәнәфестә дә рәхәтләнеп шөгыльләнә алалар. Интерактив такта, төрле методик әсбаплар — бар да җитәрлек. Балалар да мәктәпкә бик сөенеп киләләр. Иң мөһиме: балалар саны күп булсын, тырышып укысыннар.

Мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләүче Нурзия Хисмәтуллина озак еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куйган. Бүгенге көндә ул 11 баланы тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый. 

— Педагогия училищесын тәмамлап, авылга эшкә кайткан вакытта 21 яшьлек кыз идем. Хезмәт юлымны байлардан калган иске мәктәптә башлап җибәрдем. Анда бер ел эшләргә туры килде. Шундый суык була торган иде. Ә 1987 елда колхоз яңа мәктәп сала башлады, аны 1988 елда куллануга тапшырдылар. Ул вакытта хәзерге кебек мөмкинлекләр юк иде. Ә бу бина авылыбызга күктән төшкән бүләк булды, — дип сөйләде 37 еллык укытучылык стажы булган Нурзия апа. — Пенсиягә чыкканнан соң, әлеге яңа мәктәптә пешекче булып калдым.

Шушындый яхшы, заманча мәктәптә яшь, матур укытучылар эшләсен, дидем, чөнки балаларга да яшьләр белән укуы күңеллерәк дип уйлыйм. Балаларны яратам, хәзер мин аларга «әби» урынында инде. Укыткан укучыларымның балалары укый. Пешекче хезмәте дә бик ошый, пешерергә яратам, ә биредә моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бердәм меню нигезендә әзерлибез, продукцияне Нырья мәктәбеннән хуҗалык мөдире җибәрә. Балаларның «тәмле» дип, тәлинкәләрен ялтыратып куюлары — хезмәткә зур бәя. 

Китапханә белән дә таныштык. Фонды бик бай, биш меңнән артык басма исәпләнә. Китаплар киштәләргә матур итеп тезелгән, укыйсы гына килеп тора. Аның мәктәп белән бер бинада урнашуы аеруча яхшы: балаларга буш вакытларын китапханәдә үткәрергә мөмкин. Китапханәче Венера Ганиева да аларны көтеп ала.

— Элек китапханә клуб бинасында булды. Анда да начар түгел, зур, иркен иде. Әмма хәзер барысы да заманча: бина якты, матур, җиһазлар яңа. Мәктәп, балалар бакчасы якында гына булгач эшләргә уңайлы. Тәнәфес саен балалар керә, китап-журналлар карыйлар, рәсем ясыйлар. Үзем дә балалар янында еш булам, бергә-бергә төрле чаралар үткәрәбез, — диде ул. — Китапханәгә балалар гына түгел, яшьләр, өлкәннәр дә яратып йөри. Мәсәлән, Нәркиз абый бөтен китапларны укып чыкты, яңа китап кайтканын белешеп кенә тора. Китап укырга яратучыларга ишегебез ачык.

Китапханә атна уртасында көндезге сәгать уникедән өчкә кадәр эшли, ә җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә кичке сәгать алтыдан тугызга кадәр ачык була, дүшәмбе исә ял көне исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев