Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Последние новости

Аш-Буҗи авылы халкы ярдәме белән ике баласы белән тол калган Газифә Исрафилованың иске йорты төзекләндерелде

Газифә чыгышы белән Биектау районының Суыксу авылыннан. 2017 елда бирегә килен булып төшкән.

Кешенең иң зур байлыгы – аның йөрәгендәге мәрхәмәт һәм изгелек. Бердәмлек, ярдәмчеллек, кешелеклелек гасырлар буе татар халкының иң күркәм сыйфатлары булып саналган. Авырлык килгәндә халык бер-берсен ташламый, киресенчә, иңне-иңгә куеп ярдәм итә, терәк була белә. Моның иң җылы мисалларын бүген дә очратырга мөмкин. Шундый күңел җылысын, туганлык һәм бердәмлекнең көчле булуын күрсәткән вакыйга Аш-Буҗи авылында булды – биредә ике бала белән тол калган Газифә Исрафиловага иске йортын, өр-яңа кебек итеп, төзекләндереп бирделәр.
 
Газифә чыгышы белән Биектау районының Суыксу авылыннан. 2017 елда бирегә килен булып төшкән. Хәзер бит интернет чоры. Шуның өчен Марат белән Газифәнең бер-берләрен табышуы да заманчарак була. 

– Булачак тормыш иптәшем белән танышкан вакытта Казандагы югары уку йортларының берсендә укый идем. 20 яшьлек яшь-җилкенчәк чор, күңелнең маҗараларга бай чагы. Бервакыт танышу сайтларының берсенә теркәлеп, үземнең исемемне керттем. Шул вакытта, иң беренче булып, миңа Марат язды. Билгеле, башта куркып калдым: нинди кеше бу, танышыргамы-юкмы? Яшь аермасы да зур бит, Марат миннән унбер яшькә олырак иде. Язмыштыр инде күрәсең, ике көннән без аның белән матур итеп аралаша башладык. Айга бер тапкыр очрашып тордык. Чөнки Марат, читкә китеп, “шабашка”ларда эшли, төрле шәһәрләрдә түбәләр ябып йөрде. Ул бик тырыш, акыллы, төпле кеше иде, шул сыйфатлары белән мине үзенә җәлеп иткәндер дә инде, – дип, мәхәббәт тарихларын бәян итте Газифә.

Егет белән кыз ел ярым-ике ел очрашып йөргәннән соң, Газифәнең кулына диплом алыр, яңа тормышка юл сайлар чагы җитә. Кайда барырга, ничек эш табырга?!

 – Килендәшем Илзия Исрафилова ул вакытта Фәнүс Хаматдиновның икмәк пешерү йортында эшли иде. Ул мине үзе янына эшкә чакырып кайтарды: “Монда барысына да өйрәтәләр, борчылма”, – диде. Шулай итеп, мин, бер тамчы да курыкмыйча, әйберләремне җыеп, Аш-Буҗига кайттым. Аллага шөкер, барысы да нәкъ сүздәгечә булды. Анда эшләүче кызларның ярдәме белән яңа һөнәр үзләштереп, өч ел икмәк пешерү йортында хезмәт куйдым. Бирегә кайткач, бер ай эчендә Марат белән никах укытып, гаилә тормышыбызны башлап җибәрдек, – диде Газифә.

Яшь пар башта Маратның төп йортында гомер итә. Әмма анда өч гаиләгә авыр булыр дип, аларны башка чыгаралар. Нәкъ менә шушы нигез була ул. Авылдан читкә китүне күз алдына да китерми алар, чөнки монда туганнар, дуслар... Чыннан да, якыннарының ярдәме кирәк буласы көннәр алда була шул.
Үлем белән көрәш
 
2019 ел була бу. Үз куышларын булдырган парга тыныч, матур гына яшисе дә бит, әмма язмышның үз планнары. Яңа елга Марат өенә ябыгып, сулып кайтып керә. Хәле булмый, организмы ризык кабул итә алмый. Шуннан соң алар, куркып, Казан дәваханәсенә ашыгалар.

– Маратның чире турында ишеткәч, бар дөнья җимерелгән кебек булды. Аның уникеле эчәгесе белән ашказаны арасында яман шеш иде. Операция ясап, шешне алдылар. Иремә һәрвакыт: “Бирешмә, без җиңәбез”, – дидем. Табиблар артык өметләндермәсә дә, нык булырга тырыштык. Һәр кешенең гомере Аллаһы Тәгалә кулында бит. Марат та операциядән соң савыгып, тазарып китте. Насыйбы шул вакытта булгандыр, безнең беренче улыбыз дөньяга килде. Аңа Марсель дип исем куштык. Алга таба тагын бер сабыебыз – кызыбыз туды, – диде әңгәмәдәшем.

Билгеле, дәваханәгә юл моның белән генә тукталмый. Алар гел күренеп, тикшеренеп торалар. Шундый чараларның берсендә әлеге авыруның кабат баш калкытканы ачыклана. 

– Аллаһы Тәгалә безгә тагын бер шундый зур сынау бирде. Монысы минем өчен тагын да авыр иде. Чөнки кулда – ике айлык бала, иремә дә терәк булырга кирәк. Шул вакытта дәваханәгә ирем белән бергә кайнанам йөрде. Аның томография үтү кәгазенә бавырына метостаза китү турында язылган иде. Ул мизгелләрдә аяк астында җир убылгандай булды, бик каты еладым. Иремә операция ясагач, баланы туганнарыма калдырып, аның янына ашыктым. Табиб исә берни эшләтү мөмкин түгеллеген, яман шешен алып булмавын әйтте. Бу турыда иремә әйтмәдек. Ул 2023 елның август аена кадәр яшәп, бакыйлыкка күчте. Аңа да авыр булгандыр, якын кешебезне шул хәлдә күрү безгә дә бик кыен иде. Шушы өч ел эчендә яныбызда булган, безнең кайгыны үзләренеке кебек күтәргән, ярдәм күрсәткән туганнарга, якыннарга, авылдашларга хөрмәттән башка сүз юк. Иремнең урыны җәннәттә булсын, – диде ул, тамак төбенә утырган төерне йотып.
 

Яңа йортта яңа тормыш
 
Бу тормышта нинди генә сынаулар узарга туры килсә да, сыгылмаска кирәк. Мәрхәмәтле авыл халкы, Марат белән Газифәнең дуслары-туганнары аларны алга таба да ташламаган. Бүгенге көндә Газифә ике сабые белән җылы, матур, уңайлы, агач исләре килеп торган өр-яңа йортка күченеп чыккан. Бу – олы йөрәкле кешеләрнең зур бүләге. Ә Ислам динендә һәр эшнең башы – нияттән тора.

– Аллаһының рәхмәте белән, быел җәй көне вакф кылып, шундый зур эш башкарылды. Ятимнәргә өй салып бирү насыйп булды. Моңа беренче адымнар узган ел башланды. Мәчеткә бер төркем яшьләр – Маратның дуслары, сыйныфташлары килеп, өй салып бирү ниятләре белән уртаклашты. “Бер елда булмаса, бәлки, берничә ел эчендә җиңеп чыгарбыз, башлап карыйк әле”, – диделәр. Шуннан соң күңелгә рәхәт булып китте. Районыбыз имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев белән дә киңәшләштек. Ислам шәригатендә ятимнәргә булышу бик әйбәт гамәл дигән нәтиҗәгә килдек, – дип, эш башы белән таныштырды авылның имамы Мансур хәзрәт Тимеров. 
Шуннан соң әкрен генә матди ярдәм җыела башлый. Иң элек яшьләр 65 мең сум акча туплый. Бу сумма белән генә ерак китеп булмый, ничек башкарып чыгасы булыр, дигән шөбһәле уйлар да килми калмый. Әмма татар халкында “Башланган эш – беткән эш” дигән мәкаль бар бит.

– Әлхәмдүлиллаһ, авыл халкы, эшмәкәрләр, читтә яшәүче кардәшләр, гаиләнең дуслары, сыйныфташлары арасында да булышучылар бик күп булды. Кемдер акчалата, кемдер төзелеш материалы белән ярдәм итте. Авыл егетләре Айдар Сабирҗанов, Вакыйф Шәфигуллин, Маратның энесе Булат Исрафилов, Рәсүл Солтангалиевлар эшкә алындылар. Аларның мондый каркас өй салганнары да булган. Бик кыска вакытта өйне “аякка бастыра” алдык. Бик күркәм килеп чыкты. Аллаһы Тәгалә ярдәм итмәсә, бу кадәр эшне җиңеп булмас иде. Кемнеңдер – матди, кемнеңдер физик көче керде. Һәркемне аерым әйтеп бетерү дә мөмкин түгел, әмма саллы гына булышучылар – авылдашыбыз Фәнис Хәмәтдинов, күршедә яшәүче Алмаз Рәхимҗанов, Зур Сәрдектән Васыйл Нуриевлар. Илгиз Нәбиевне исә прораб итеп билгеләдек, ул эш барышын контрольдә тотты. Акча җыю Хаҗи абый Зәкиуллин өстендә булды. Бар эшне дә киңәшләшеп, бергә-бергә башкардык. Газифә балалары белән йортның игелеген күрсен, – диде Мансур хәзрәт. 

Бу урында бик элеккеге йорт була. Шуңа күрә иң элек монда алдагы хуҗалардан калган әйберләрне чистартырга, агачларны кисәргә туры килә. Гомумән, территория тулысынча тәртипкә китерелә. 

– Аллага шөкер, үз өебез бар. Иркен, рәхәт... Сөенечнең чиге юк, балалар үз бүлмәләреннән чыкмыйлар да. Абыйлар кайчан төзеп бетерәләр инде дип, дүрт күз белән көттеләр. Төзелеш барышын һәрвакыт күзәтеп, карап тордык. Балаларга хәзерге вакытта биш һәм өч яшь, Аш-Буҗиның “Тамчылар” балалар бакчасына йөриләр. Әмма алар кечкенә булсалар да, барысын аңлыйлар. Изге күңелле кешеләр янында яшибез, Аллага шөкер, без монда ялгыз түгел, – диде Газифә, сөенечен белдереп.
 

Аш-Буҗи халкының бу изге гамәле – гади ярдәм генә түгел, ул мәрхәмәт һәм бердәмлекнең көчле булуын күрсәтә. Мондый эшләр авылның рухын ныгыта, кешеләр арасында ышаныч һәм татулык урнаштыра.
 

Миннегөл Хәбриева, Аш-Буҗи авылы абыстае:
 

– Авылыбызда мәчет – төп намаз уку, гыйлем бирү йорты булу белән беррәттән, изге эшләргә дә башлангыч булып тора. Хәзрәтебез Мансур Тимеров – бик хөрмәтле, дәрәҗәле кеше. Газифәнең йортын төзегән вакытта да ул башлап йөрүче булды. Барысын белешеп, кешеләр белән сөйләшеп, көйләп-җайлап торды. Аны һәркем тыңлады, вакытларын, физик һәм матди көчләрен кызганмадылар. Авылларда хәзрәтебез кебек кешеләр барында, шушындый зур, күләмле эшләр дә куркытмый. Исән-сау булсын, аңа алга таба да әлеге җаваплы вазыйфаны алып барырга язсын.
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев