Алка урлаучы маймыл, мошенниклар: Райондашларыбыз ял иткәндә булган кызыклы вакыйгалар турында сөйләде
Җәйге кызык хатирәләрне яки диңгездәге иң көтелмәгән очракны искә төшерик әле. Сораштыруыбыз шул хакта.
«Җылы диңгездә коенырга, дулкынын ярга лепер-лепер итеп бәрүче диңгез тавышын тыңларга, җәйнең матурлыгы белән ләззәтләнергә һәм гадәти көнкүреш ыгы-зыгысыннан ял итәргә теләп, без ирем белән курортка барырга булдык. Кунакханәгә килеп урнашып, кичке ашка заказ бирдек тә кояш баеганына сокланырга пляжга йөгердек. Диңгез өстендә гаҗәеп шәфәкъ “яна”, авыр дулкыннар ярга бәрелә, саф диңгез һавасы берникадәр салкынлык белән тәнебезне һәм җаныбызны иркәли иде. “Шундый рәхә-ә-ә-т, тынычлык! Ниһаять, без...” — дип әйтергә дә өлгермәдем, кинәт: “Сез дә монда ял итәсезме?” — дигән таныш тавыш ишетелде. Биш секунд эчендә мин, бозылган ялымның эчтәлеген күңелемдә әйләндереп, әкрен генә артыма борылдым: каршымда эштәге җитәкчем басып тора иде», — дип сөйләгән иде бер танышым.
Җәйге кызык хатирәләрне яки диңгездәге иң көтелмәгән очракны искә төшерик әле. Сораштыруыбыз шул хакта.
Лилия ГАЯЗОВА, Мәмәшир-Казан:
— Соль-Илецкида узган елгы ял, мөгаен, иң истә калганы булыр. Ялдан тыныч кына ләззәтләнеп, тозлы күлдә сәламәтлегемне ныгыткан арада телефон мошенниклары, ватсаптагы аккаунтымны «ватып», танышлардан минем исемнән 50 мең сум биреп торуларын сораганнар. Моннан тыш, җинаятьчеләр минем банк картасының ясалма фотосын да кулланганнар. Шул вакытта бер дустым шифаханәдә ял итә иде. Ул миңа акча күчерәм дип, телефонын кулына алып, аңа баскалаган чакта, үзен ашыгыч рәвештә массажга чакыралар. Нәтиҗәдә акча күчерергә өлгерми кала. Мин үземне «ватканнарын» аңламыйча, белмичә дә калдым. Чөнки телефоннан китүче хәбәрләрне мин укымый торган итеп ясаганнар иде. Андагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткәч, җинаятьчеләрнең эзенә төшү икеле, әгәр гариза язсам, атна саен мине сорау алырга чакырачаклар дип, төрлечә бу эштән баш тарттырырга тырыштылар. Нәтиҗәдә күптән көтелгән ялым бозылды, әмма үземә һәрвакыт уяу һәм сак булырга кирәк, дигән дәрес алдым.
Чулпан ӘСКӘРОВА, Кукмара:
— Таиландка сәфәр вакытында истәлекле урыннарының берсендә — Ват Суван Куха храмында булдык, аны еш кына Маймыллар храмы яки Мәгарә храмы дип атыйлар. Ул Пханг Нга провинциясендә Пхукет утравы янында урнашкан. Экскурсовод безне алдан ук мәгарәне туристлар кулындагы бөтен нәрсәне тартып алырга теләүче макакалар уратып алганлыгын кисәтте. Алай ук исебез китмәде, чөнки кулыбызда ризык юк иде. Ә менә ботак өстендә тыныч кына утырган кечкенә маймылларның берсе экскурсия вакытында бер сикерүдә кызымның алкасын эләктереп алырга тырышканын күреп гаҗәпләндек. Менә ничек була икән ул «көтү тактикасы»!
Венера, Кукмара:
— Өч ел элек без гаиләм белән Кара диңгезгә барган идек. Дөресен генә әйткәндә, йөзә белмим, шуңа күрә максатым коенудан бигрәк пляжда кояшның җылы нурларында иркәләнү иде. Кунакханәдә күрше бүлмәдә торучы бер ханым, диңгезнең тозлы суында батмыйсың, ул гәүдәне тота дип, миңа йөзеп карарга тәкъдим итте. Ни өчен икәнен белмим, ләкин аның сүзләре ниндидер ышаныч уятты, һәм, дөрестән дә, су тәнемне яхшы тота бит, дигән фикер тудырды. Тик сөенечем озакка бармады. Аякларым су төбен сизми башлагач, мин контрольне югалтуымны һәм акрын гына төпкә китә баруымны аңладым. Дулкыннар ярдан тагын да ераграк алып китте. Мине таныш булмаган бер хатын коткарды: ярга кадәр озата барды һәм шунда ук юкка да чыкты. Хәтта аның йөзен дә хәтердә калдырмадым, мин аңа гомерем буе рәхмәтле булачакмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев