Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Последние новости

2025 елның беренче яртыеллыгына район газетасына иң күп яздыртучы почтальоннар билгеле булды

Аларны Яңа ел алдыннан редакциябезгә кунакка чакырып, киемнәр кибетенә сертификат белән бүләкләдек.

«Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында 2025 елның беренче яртыеллыгына район газетасына иң күп яздыртучылар арасында бәйге игълан иткән иде. Кукмарада яшәүче Лилия Кәримова белән Югары Чурадан Эльвира Алексеевалар җиңү яулады. Аларны Яңа ел алдыннан редакциябезгә кунакка чакырып, киемнәр кибетенә сертификат белән бүләкләдек.
Кукмараның икенче урта мәктәбен тәмамлап, Әтнә техникумында хисапчы-икътисадчы белгечлеге алган Лилия Кәримова 2009 елдан бирле шәһәрнең үзәк почтасында хезмәт куя. 

— Иптәш кыз, отпускыга чыгарырга гына кил әле дип, почтадагы дус-тату коллективка чакырган иде. Шулай берничә айга вакытлыча гына урнаштым да, шуннан минем бәхеткә урын бушады. Һөнәрем күңелемә бик ошагач, биредә калдым. Яратмаган урында озак еллар эшләп булмый ул. Кукмаралылар бик әйбәт, яхшы күңелле. Әби-бабайлар сөенеп каршы алалар, сөйләштерәләр, чәй эчәргә дә чакыралар. Араңны якынайтыйм әле дип, юлга кадәр каршыма ук чыгучылар да бар. Хәтта камыр ризыклары пешереп тә көтәләр, — диде тырыш хат ташучы.
Ләкин Лилия Рәфкать кызының бер дә чәйләп утырырга вакыты гына юк. Чөнки Кукмараның 15 урамына газета-журналларны вакытында өләшеп өлгерергә кирәк.

— Саф һавада табигатькә сокланып йөрим, — дип дәвам итә сүзен почтальон. — Бер кабинет эчендә генә утырып эшли алмас идем, чөнки миңа хәрәкәт кирәк. Җитешмәгән чакта гына машина белән таратам.

Подписка вакытында хат ташучы белән күп кеше телефон аша элемтәгә чыгып языла икән. Ташламалы бәяне халык яратканлыктан, декадада аеруча җиң сызганып эшләргә туры килә аңа.

— Подписканы үземнең участоктан гына җыймадым, балалар бакчасына да, абунәчеләрнең һәммәсенең өенә дә кердем, почтальон булмаган урамнарны да, почтадан пенсия алучыларны да яздырдым. Район һәм республика газеталарын укырга теләүчеләр бик күп. Почтальон юк дип тормыйлар, почтадан үзебез барып алабыз, диючеләр дә шактый, Аллага шөкер. «Менә шуның кадәр дистә ел газетадан аерылганыбыз юк, без аңа ияләнгән инде. Күзебез күрмәсә дә языласы килә», — дип әйтүче әби-бабайлар да бар. Күз күреме начарайса да, "Хезмәт даны«н укыйлар, — ди дүрт бала әнисе Лилия Кәримова. 

Югары Чурадан Эльвира Алексеева зоотехник һөнәрен үзләштерсә дә, тормышын бөтенләй башка өлкә белән бәйли: 2002 елда туган авылындагы почтага почтальон булып урнаша да 2017 елга кадәр биредә, 7 ел кибеттә эшли. 

— Узган елның гыйнварында почта ябыла, эшләргә кеше юк икән дип ишеттем дә бер тәртибен белгән урынга янәдән әйләнеп кайттым. Бүгенге көндә начальник вазыйфасын башкарам, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыям, посылкалар алам, товар сатам, шулай ук Пчеловодка почтальон булып та йөрим. Мин кешеләр белән аралашырга яратам. Хат ташучы булмагач, авыл халкы да эшли генә күр дип тора, — ди җитез Эльвира Владимировна.

Әлеге бүлекчәдә Югары һәм Кече Чура, Пчеловод, Поршур, Тарлау, Ядегәр, Югары һәм Түбән Шәмәрдән авылларына биш кеше хезмәт күрсәтә.Почтальон сүзләренә караганда, беркемне дә газетага мәҗбүриләп яздырып булмый икән. «Һәр ярты ел саен бәяләр арта баргач, кыйммәтләндереп бетерделәр инде дип зарланучылар да очрамый түгел. Теләге булган кеше әйткәнне көтми инде ул, барыбер үзе белеп языла, хакына карамый», — диде әңгәмәдәшем.

Эльвира Алексееваның ярдәмчесе — олы улы Дмитрий. Ул мәктәптә укыганда ук әнисенә газета-журналлар өләшергә булышып үскән. Кыш көне — чаңгыда, җәен — велосипедта, үсә төшкәч — мотоциклда, хәзер исә машинада бергәләп йөриләр икән. Төрле һава торышында вакытлы матбугатны райондашларга соңга калмыйча китерергә тырыша почтальон. Бар көчен куеп башкарган хезмәтенең нәтиҗәсе дә югары бәяләнә: Яңа ел алдыннан оештырылган корпоративта «Кукмара районында иң яхшы почта бүлекчәсе» дигән диплом белән бүләкләнә. «2024 ел бүләкләр ала торган ел булды», — дип елмая өч бала әнисе.

Бүгенге көндә Кукмараның күп урамнарында һәм авылларда почтальоннар юклыгына, күп кеше яңалыкларны телефон аша интернеттан укуына карамастан, тугры абунәчеләребез "Хезмәт даны"ннан барыбер аерылмый. Газетага яздырганда хат ташучыларның халык күңеленә ачкыч таба белүе бик мөһим шул. Кар-буран, яңгыр дип тормыйча, үз вазыйфаларын җиренә җиткереп, чын күңелен биреп, намус белән башкаручы Лилия Кәримова һәм Эльвира Алексеева кебек почтальоннар булганда, район газетасы озак яшәр әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев