Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Последние новости

11 балага гомер биргән Альфира Нигъмәтҗанова: Хәзер инде, шөкер, патшабикә шикелле түр башында гына утырам

Каенсар авылында яшәүче, 6 кыз, 5 ир балага гомер биргән Альфира ханым Нигъмәтҗанова гаиләсендә кунак булып кайттык. Герой әнинең олы баласына — 47, кечесенә — 28 яшь.

Капка төбенә үк чыгып, шулхәтле җылы, рәхәт итеп, үзенең якыннары кебек каршы алды безне язмабыз герое. Ул арада өйдән бер-бер артлы Альфира апаның балалары күренде. Һәрберсенең үз гаиләсе, үз тормышы икән инде... 

Без килгән көнне дә, барысы да түгел, әлбәттә, төп йортка, әниләренең хәлен белергә кайткан булганнар. Өй гөрләп тора, ишегалдында оныклар кайнаша. Әни кеше өчен нинди зур бәхет!

Альфира Нигъмәтҗанова — Каенсар авылы кызы. Сигезенче сыйныфтан соң Кукмарадагы һөнәри-техник училищеда укый да, мех фабрикасында бераз эшләгәннән соң, туган авылына кайтып, фермага сыер савучы булып урнаша. Булачак тормыш иптәше белән саф мәхәббәт хисләре дә шунда бөреләнә…

— Гомәрҗанның электр поездында армия хезмәтен тәмамлап, ә минем, Кукмарадагы эш урыныннан расчет алып, авылга кайтуым. Бер вагонда очраштык аның белән. Кочаклашып күрештек, сөйләштек тә, поезддан төшүгә, әнисе белән энесен күргәч, онытты бу мине. Авылдашым бигрәк чибәрләнгән, җитдиләнеп тә киткән дип уйлап куйган идем шул чагында. Көн артыннан көн үтте, дигәндәй, фермада эшләп йөргәндә бервакыт үзенең игътибарын күрсәтә башлады бит бу. Я килеп чиләгемнән сөт эчә, я шаяру сүзләре әйтеп китә, я күз кыса. Ничектер башта чынга алмасам да, аралаша башлагач, күңел үзеннән-үзе тартылды Гомәрҗанга. 19 яшем тулгач тәкъдим ясады, матур гына тормыш корып җибәрдек, — дип сөйләде Альфира апа, үзләренең яшьлек елларын хәтерендә яңартып. — Бер-бер артлы 11 бала алып кайтып, аларга белем-тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгардык. Хәзер инде, шөкер, патшабикә шикелле түр башында гына утырам. Тик менә Гомәрҗаным гына сигез елга якын арабызда юк...

Гаилә башлыгы лаеклы ялга чыкканчы күмәк хуҗалыкта хезмәт куя: көтү дә көтә, котельнаяда да эшли, ат җигеп тә чыга…

— Бик акыллы, бала җанлы булды ул. Таң атуга эшкә чыгып китеп, кичен арып-талып кайтса да, балалар белән гөр килеп уйнамыйча, аларның күңелен күрмичә йокларга ятмады. Әтиләре, бераз үскәч олылары кечеләрен карашырга булышкач, ул кадәр авыр да булмады шикелле. Хәер, онытылган да инде ул вакытлар. Кайнанам: «Килен, һәр бала үз ризыгы белән туа ул», — дип әйтә, үзе дә гел ярдәм итәргә генә тора иде. Шулай ук күршебездә яшәүче Мөдәрия апа безне бик якын итте. Нинди генә йомыш, нинди генә үтенеч булса да, аңа йөгереп кердек, хәзер дә дус-тату яшибез, — ди әңгәмәдәшем. 

Сез — күпбалалы гаилә дип, акчаны да, тәм-том, кием-салымын да беркем китереп бирми. 

Нигъмәтҗановлар гаиләсе гомер буе үз тырышлыклары белән көн күрә. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрый, бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. 

Иртәнге сәгать өченче яртыда йокыдан торып, хуҗалыктагы малларны караганнан соң, фермага менеп эшләү, аннары балаларны йокыдан уятып, кайсын — бакчага, кайсын мәктәпкә озату кебек көндәлек мәшәкатьләр эчендә кайнашуның авырлыгын Альфира апа үзе генә беләдер. 

— Элек фермада эш бигрәк авыр булды ул. Абзарның бер башыннан икенче очына салам, печәнне үзебез ташып, аны сыерларга тигез итеп бүлеп бирә идек. Сөтлебикәләрне кул белән сауган вакытлар да аз булмады. Көянтәгә 20шәр литрлы бидоннар асып, кулга чиләк тотып, су буендагы суыткычка сөтләрне алып барулар да һич онытылмый. «Урал» хуҗалыгы үз карамагына алгач, сөтләр торба аша гына тиешле урынга китә башлады, — ди Альфира апа. — Минем электән күпбалалы әни буласым килде. Шөкер, ач-ялангач яшәмәдек, кешедән берни сорамадык. Балалар бераз үсеп, кул арасына керә башлагач, миңа булышырга фермага киләләр иде. Өйдә дә тик тормадылар. Берсе су алып кайтса, икенчесе мичкә якты, өченчесе ашарга әзерләде, савыт-саба юды... Кечкенәдән бердәм булдылар, хәзер дә бер-берсе өчен җан атып яшиләр. Авылга зәңгәр ягулык кергәнне дә яхшы хәтерлим. Ул вакыттагы хуҗалык рәисе Фәиз Кәримуллин безнең өйгә керде дә: «Биредә күпбалалы гаилә яши, дигәннәр иде. Нишләп бер тавышлары да чыкмый соң?» — диде. Чаршау артына төртеп күрсәттем дә, тезелешеп утырган тугыз баланы күреп: «Газ җибәрми торып, моннан китәсе түгел», — дип, эшләүчеләргә күрсәтмә биреп, елмаеп чыгып киткән иде шул чагында. Газлы булгач, өйләр дә җылынды. Балалар бер-бер артлы тормыш кора башлагач та, җитәкчеләр гел ярдәм итте, бер үтенечне дә кире какмадылар. Хәзер дә онытмыйлар, хуҗалыктан шифаханәгә юлламалар биреп сөендерәләр. 37 ел фермада эшләп, лаеклы ялга чыктым. 

2011 елда 11 бала әнисе «Ана даны» медале белән бүләкләнә. Унынчы сабыен алып кайткач, район Мәдәният йортына бәйрәмгә чакыралар. 2006 елда аларга район Сабан туенда «Тәртипле гаилә» дигән диплом тапшырыла. 

 

Бүгенге көндә Альфира апаның балалары, республиканың төрле шәһәр-районнарына сибелеп, матур гына үз тормышларын алып бара. Бәхетле дәү әнинең 29 оныгы бар. Дилүс, Гөлинә, Диләрә, Рамилә, Идиллия, Динислам, Сәмир дип саный башлагач, хәзер онытыр, я ялгышыр дип көтеп торган идек, һәммәсенең исемнәрен генә түгел, балалары, оныклары, хәтта кияү-киленнәренең туган көннәрен дә әйтеп шаккаттырды. 

— Балалар үзара сөйләшәләр дә шул арада җыелышып кайтып җитәләр. Табын коралар, түгәрәкләнеп, бик матур итеп утырабыз, — ди бәхетле әни. — Алга таба да Аллаһы Тәгалә булганына шөкер итеп яшәүне насыйп итсен. 

Рузилә СӘЛАХОВА:

— Мин — Альфира апаның бертуган энесенең хатыны. Аның турында бары тик җылы сүзләр генә әйтеп торырлык. Шулкадәр акыллы, тәртипле гаилә алар. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәч, аеруча яхшы беләм: һәр сабыен бакчага чиста-пөхтә итеп йөртте ул. Керне кул белән юа торган заманнар бит! Беркайчан зарланмады, эшләде дә эшләде. Мин Альфира апаны хәзерге яшь әниләргә дә үрнәк итеп китерәм. Туганчылыклы да алар. Хәтта оныклары да, якын итеп, мине «туган апа» дип йөртә. Балалары да акыллы булдылар. Без аның белән горурланабыз.

Илсинә Нигъмәтҗанова:

— Төп йортка килен булып төшкәнемә сигез ел булды. Бүгенге көндә тормыш иптәшем белән өч бала үстерәбез. Әни — безнең төп төрәк, бик ярдәмчел, бик рәхәт кеше ул. Улларыбызның икесен бакчага алып бара, берсен мәктәпкә озата, каршы ала. Туганнар да гел кайтып торалар, барлык эшләрдә булышалар. Туган көннәр, ашлар вакытында барыбыз бергә 59га җыелабыз. Өйдә һәркемгә урын җитә. Иң мөһиме — күңелең киң булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев