Вахит авылының Яшь тамашачылар театрында «Картаямыни соң йөрәк?» әсәре тәкъдим ителде
Районыбызда Яшь тамашачылар театры булдыру — район башлыгы Сергей Димитриевның идеясе.
Кичә Вахит авылындагы Яшь тамашачылар театрында премьера булды. Алар Гата Нуруллинның «Картаямыни соң йөрәк?» әсәрен тамашачыларга тәкъдим итте. Режиссеры — «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» Рамил Сәлахетдинов.
Районыбызда Яшь тамашачылар театры булдыру — район башлыгы Сергей Димитриевның идеясе. Ул әлеге проектны Вахит авылында тормышка ашыру өчен Федераль программага кертергә үзеннән зур көч куйды. «Вахит» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов та, әлеге проектны җирлектә кабул итеп алып, аны тормышка ашыруны көн кадагында тота.

Шулай итеп, зал тулы тамашачы алдында театр артистлары үзләренең беренче эшләрен тәкъдим итте. Алкышларның мулдан булуы беренче башлангычның уңышлылыгын раслады.
— Театрыбызның гомере озын булсын иде. Бу проектның нәтиҗәлелегенә ышанып, үзләреннән өлеш керткән һәркемгә рәхмәт, — диде театр директоры Илфат Тимергалиев.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
                                                
                        
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                                        
        
Нет комментариев