Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур Сәрдектә фельдшер-акушерлык пункты ачылды(+фото)

Бүген Зур Сәрдек авылында замананың барлык таләпләренә туры китерелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул бу төбәктә яшәүче меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Бу - республикабызда бара торган программалар кысаларында безнең районыбызда төзелгән тугызынчы ФАП. Аны ачу тантанасында зурсәрдеклеләрнең шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Залалдинов,...

Бүген Зур Сәрдек авылында замананың барлык таләпләренә туры китерелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул бу төбәктә яшәүче меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Бу - республикабызда бара торган программалар кысаларында безнең районыбызда төзелгән тугызынчы ФАП. Аны ачу тантанасында зурсәрдеклеләрнең шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Залалдинов, район дәваханәсенең баш табибы Равил Халиевлар да уртаклашты. Министр урынбасары район үзәк дәваханәсенең актлар залында авыл фельдшерлары, бер төркем табиблар белән очрашты, сорауларга җаваплар бирде. Район башлыгы Сергей Димитриев исә үз чыгышында районда беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә тукталды, районда республика программаларының үтәлеше һәм башкалар турында таныштырып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев