Зиләрә Әмәтҗанова: «Куркырга түгел, ә сакланырга кирәк»
Кукмаралыларга Кытай вирусыннан куркырга кирәкме? Посылка аша коронавирус эләктерү куркынычы зурмы? Районда грипп белән авыручылар бармы? Район үзәк дәваханәсенең табиб-инфекционисты белән шул хакта сөйләштек.
Соңгы ике айда кайсы гына массакүләм матбугат чарасын алма, Кытайның 12 миллион кеше яшәгән Ухань шәһәрендә таралган коронавирус (2019-nCoV) дигән авыру турындагы хәбәр белән очрашмый калмыйсың. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Кытайда аның белән авыручыларның саны 40 меңнән артып киткән. Һава-тамчы юлы белән йогучы әлеге вирус безгә яныймы? Аннан ничек сакланырга? Район үзәк дәваханәсенең табиб-инфекционисты Зиләрә ӘХМӘТҖАНОВА белән шул хакта сөйләштек.
- Зиләрә Илдусовна, Кытайда баш калкыткан коронавирус дигән афәт турында ни диярсез?
- Әлеге вирус соңгы вакытта киң колач җәя. Аның белән 23 илдә авырыйлар дигән мәгълүмат бар. Ул адәм баласына вирус белән зарарланган кешедән, ярканаттан, дөяләрдән, шулай ук кайбер төр еланнардан күчә, ди белгечләр. Ә инде төп беренчел билгеләре булып ОРВИ һәм грипптагы шикелле тән температурасы күтәрелү, баш авырту, хәлсезлек, йөткерү, томау төшү, тамак авырту, тын алу авырлашу һәм үпкә ялкынсынуы тора, һәм ул вируска каршы препаратлар белән дәвалана. Тик менә бу билгеләр үзеңдә күзәтелүгә үк хафага төшәргә кирәкми, әмма шулай да табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Чөнки үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү, сәламәтлегеңә игътибар бирмәү өзлегүләргә китерергә, һәм аның ахыры аяныч төгәлләнергә мөмкин. Билгеле булганча, вирусларның 1000нән артык төре бар. Кызганыч, аларның һәммәсенә дә, шул исәптән коронавируска да каршы тора алырлык вакцина бүгенге көндә юк. Прививка ясатуның да чирдән 100 процент саклый алмавын онытмаска кирәк.
- Без, кукмаралыларга, Кытай вирусыннан куркырга кирәкме?
- Куркырга түгел, ә сакланырга кирәк. Әгәр районда гына торасыз, чит илләргә чыкмыйсыз, халык күп яши торган шәһәрләргә бармыйсыз, кытайлылар, коронавирустан зарарланган кешеләр белән аралашмыйсыз икән, вирус сезгә эләкмәячәк. Шуны да билгеләп узасым килә: чит илләргә сәяхәтләр вакытында теләсә нинди вирус ияртеп кайтырга мөмкин. Кайбер кешеләр диңгезгә үзләренең яңа туган сабыйларын да алып барырга ярата. Мин моны бер дә хупламыйм. Чөнки сабыйларның иммун системасы тулысынча формалашмаган була, алар чирләргә бик тиз бирешә. Шулай ук эпидемия чорында өлкән яшьтәгеләрне, үпкә, сулыш системасы авырулары белән җәфа чигүчеләрне дә каядыр барудан тыелып торырга чакырам.
Кытайда булып кайткан райондашларыбыз дәваханәдә тикшеренү уздылар. Аларның барысы да бүгенге көндә сау-сәламәт. Ләкин даими рәвештә табибка күренеп торалар.
- Кытайдан посылка белән товар кайтаручыларга нишләргә? Алар аша коронавирус эләктерү куркынычы зурмы?
- Вирусларның берсе дә һавада озак яшәми. Шуның өчен ерак араларны узып безгә кайтып җиткәнче, посылкалардагы вируслар үлеп бетәләрдер, дип уйлыйм. Коронавирус салкынга һәм 65 градустан югарырак температурага чыдам түгел. Әмма: “Сакланганны Ходай саклый”, - дигәнне дә онытмыйк...
- Районда грипп белән авыручылар бармы?
- Шөкер, әлегә грипп очраклары күзәтелми, ә менә тирән респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) белән авыручылар бар. Кемдер аны аяк өстендә генә, ә кемдер урын өстенә ятып уздыра. Вирусларга бирешмәс өчен сәламәтлекне ныгытырга, яшелчә, җиләк-җимеш кебек витаминлы ризыклар белән туклануга өстенлек бирергә, чыныгу процедуралары үткәрергә, көн саен бүлмәне дымлы чүпрәк белән җыештырып алырга, даими рәвештә җилләтергә кирәк.
Илвира КОРБАНГАЛИЕВА, туристлык агентлыгының Кукмарадагы директоры:
Кукмаралылар Кытайның Хайнань утравына сәяхәт кылырга аеруча ярата, аннан бик тәэсирләнеп кайталар. Эпидемия таралгач, Россиянең туризм буенча Федераль агентлыгы Кытайга турлар сатуны вакытлыча туктатып торды. Безнең Хайнаньга барган райондашларыбыз ноябрь-декабрь айларында, ә соңгылары февраль башында кайтты. Алар безне: “Кытайның курорт зоналарында коронавирус белән авыручы беркемне дә очратмадык. Бар да тәртип”, - дип тынычландырдылар. Шулай була күрсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев