Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзе студент, үзе мөхәррир

25 гыйнвар - Студентлар көне "Яңа туган көнгә ешрак елмаегыз", - социаль челтәрдәге битенә Алсу Садыйкова әнә шулай дип язып куйган. Шат, аралашучан кызның уңышлары сере дә шунда, күрәсең.

Алсу Садыйкова Кукмара 3нче мәктәбен тәмамлап, хәзерге вакытта Алабуга педагогия институтының филология һәм тарих факультетында белем ала. Безнең очрашу алдыннан инглиз теленнән имтихан биргән иде һәм, әлбәттә, "бик яхшы"га! Хәер, студентканың зачет кенәгәсен башлыча шундый билге генә бизи.

Танышларым арасында баласын Казанның уку йортларына укырга кертергә тырышучылар бик күп. Кайчакта кая керүе дә әһәмиятле түгел, иң мөһиме - башкалага гына булсын. Ә Алсу Алабуганы сайлаган. Кызык, нигә икән?

- 11 сыйныфта укыганда Алабуга институтына конференциягә барып, стипендия откан идем. Шәһәр үзе дә миңа бик ошый, анда үземне рәхәт, иркен хис итәм. Әлбәттә, Казанда мөмкинлекләр зуррак, ләкин күп нәрсә студентның үзеннән, аның активлыгыннан да тора бит. Мәсәлән, мин башкалада еш булам, төрле конкурсларда катнашам.

Аның "Контактта"гы бите белән танышсаң, Алсуның, чыннан да, актив тормыш белән яшәвенә инанасың. Укудан тыш, аның башка төрле мавыгулары да күп.

- Узган ел минем өчен вакыйгаларга, яңа танышларга бай булды, - дип сөйләде ул. - Мин катнашкан чараларны хәтта санап бетерү дә җиңел түгел: татар теле буенча халыкара олимпиада, төрки халык яшьләре һәм XIX халыкара яшьләр һәм студентлар фестиваленең төбәкара программасы форумы, Владимир шәһәрендә "Идеядән алып бизнеска кадәр" форумы, "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый яшьләр форумы, "Идел-йорт" конкурсында Алабуга татар халык театры белән чыгыш ясау, Әлмәт драмтеатрында спектакль кую дисеңме... Бу әле бер өлеш кенә... Аның төрле чараларда катнашып, җиңү яулавын күпсанлы грамоталар, дипломнар, сертификатлар да раслый.

Алсу менә инде дүртенче елын үзләренең факультетларында татар телендә чыгучы "Шәкерт" газетасының баш мөхәррире дә икән.

-Үзем язмалар әзерлим, газетаны ясыйм, бизим. Шулай ук институтның пресс-службасында эшлим. Без барлык чараларны яктыртабыз, интервьюлар алабыз, фәнни статьялар язабыз.

Алсу эшсез утырырга яратмый. Ул шәһәрнең мәдәни тормышында да актив катнаша. 2014 елда Алабугада "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясен оештырган булган, шуннан бирле әлеге чара ел саен үткәрелеп килә. Шулай ук татар халык драма театрына йөри, инде өч спектакль куйганнар.

-Син татар конгрессы корылтаенда да катнашкансың. Анда нинди вазыйфалар башкардың? - дип сорыйм.

-Оештыручыларның ярдәмчесе, делегациянең кураторы булып эшләдем. Делегатларны кабул итеп, кунакханәләрдә урнаштырып, аларны экскурсияләрдә озатып йөрдек. 150 делегат Кукмарага да килде, бик ошатып киттеләр.

-Мондый чараларда катнашу укырга комачауламыймы соң? Синең буш вакытың да калмыйдыр бит...

-Нәрсә белән генә мәшгуль булсам да, миңа барысы да бик ошый. Чараларда катнашып, кайчакта дәресләрне калдырырга туры килә, әлбәттә, ләкин мин аларны үзлегемнән үзләштерәм. Әйе, буш вакыт бик аз кала, мин аны гаиләдә һәм дусларым белән үткәрергә тырышам.

Алсуның киләчәккә планнары белән дә кызыксынмый кала алмадым.

-Планнар бик зур, - дип җавап бирде ул. - Иң беренчесе - институтны тәмамларга, квалификация чыгарылыш эшен якларга һәм үзем хыялланган эшкә урнашырга кирәк.

Хыялларың тормышка ашсын, Алсу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев