Җыр белән хезмәтне бәйләп
Календарьда күпме бәйрәм көннәре! Әмма һөнәри бәйрәмнәр һәрчак җылы хисләр уята. Алар бит кешеләргә намуслы хезмәтләре өчен хөрмәт белдерү белән бәйле, шулай ук үткәннәргә борылып карап, башкарылган эшләрне барлау, уңышларга сөенү мөмкинлеге бирә. "Кукмара тегү фабрикасы" ачык акционерлык җәмгыяте коллективы да үзенең һөнәри бәйрәмен лаеклы күрсәткечләр белән каршылый. Агымдагы елның...
Календарьда күпме бәйрәм көннәре! Әмма һөнәри бәйрәмнәр һәрчак җылы хисләр уята. Алар бит кешеләргә намуслы хезмәтләре өчен хөрмәт белдерү белән бәйле, шулай ук үткәннәргә борылып карап, башкарылган эшләрне барлау, уңышларга сөенү мөмкинлеге бирә. "Кукмара тегү фабрикасы" ачык акционерлык җәмгыяте коллективы да үзенең һөнәри бәйрәмен лаеклы күрсәткечләр белән каршылый. Агымдагы елның дүрт аенда 50 миллион сумлык диярлек продукция җитештерелде. Беренче кварталда өске киемнәрнең 30 моделе эшләнеп, җитештерүгә җибәрелде, аларның 26сы - яңа модельләр. Яңарту 86,7 процент тәшкил итте. Бүгенге көндә эксперименталь участок конструкторлары Наталья Орехова, Гөлүсә Сафина, Татьяна Туктагуловалар яңа "Яз - 2017" коллекциясен булдыру өстендә эшлиләр.
Продукция җитештерү күләмнәрен арттыру аңа сорауның зур булуы хакында сөйли. Бүгенге кырыс базар көндәшлеге шартларында моңа ирешү җиңел түгел. Бары тик яңа җиһазлар һәм технологияләрне үзләштереп, заманча, сыйфатлы чимал кулланып кына Россия базарында үзенең аерым урынын алырлык, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерергә мөмкин. Ирешелгән уңышлар - әлбәттә, барлык коллективның, һәр участокның бердәм, максатчан хезмәт җимеше һәм җайга салынган эш күрсәткече.
Фабриканың тегү участогында эшләүчеләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм үрнәк күрсәтү өчен социалистик ярыш үткәрелеп, һәр квартал саен йомгак ясала. Үткән елда һәм быелның 1 кварталында 4нче агым тегүчеләре, мастер-технолог Язилә Зарипова һәм 5нче агым тегүчеләре, мастер-технолог Нурзия Зәкиева берничә тапкыр бәйгенең җиңүчеләре дип аталдылар һәм акчалата бүләккә лаек булдылар.
Безнең хезмәткәрләр яхшы эшләп кенә калмыйлар, үзләренең иҗадый сәләтләрен дә күрсәтә беләләр. Агымдагы елның апрель аенда "Җыр белән хезмәтне бәйләп" дигән район халык иҗаты фестивале кысаларында безнең коллектив туган илне, хатын-кызны, балаларны, хезмәтне ярату темасына багышланган программа әзерләде. Бу чарада эксперименталь, әзерләү-кисү, тегү участоклары, әзер продукция склады, идарә хезмәткәрләре катнашты.
Без үзебезнең ветераннарны хөрмәт итәбез һәм онытмыйбыз, шуңа күрә чыгыш ясау өчен предприятиедә күп еллар эшләгән "Калинка" ансамблен һәм Газинур Гыйльфановны чакырдык. Генераль директорның икътисад буенча урынбасары Рафаэль Сәфәргалиевның кызлары Азалия белән Альбина, мастер-технолог Жанна Бабанованың кызы Анастасия, кассир Гөлнур Казбулатованың туганының кызы Альбина Мөхәммәтшина, техник контроль бүлеге контролеры Сәхибә Минһаҗеваның туганының кызы Руфина шулай ук бу чараны үткәрүгә үз өлешләрен керттеләр. Предприятиебез белән күп еллар буе хезмәттәшлек итеп килгән "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Роза Бадышева җитәкчелегендәге бию төркеме безнең модельләр коллекциясен күрсәттеләр һәм бәйрәмне бизәделәр. Коллективыбыз күпмилләтле һәм без һәр милләтнең мәдәниятен һәм үзенә хас төсмерләрен хөрмәт итәбез, югары бәялибез, шуңа күрә "Зәнгәри" фольклор ансамблен чакырдык. Концертны маркетинг бүлеге белгечләре Гүзәл Әхтәмова һәм Раил Сәйфуллин рус һәм татар телләрендә алып бардылар. Концерт программасы расланган Кагыйдәнамә һәм регламент нигезендә төзелгән иде.
Администрация һәм профсоюз комитеты әлеге чараны әзерләү һәм үткәрүдәге ярдәмнәре, иҗадый шәхесләр тәрбияләүләре өчен үзенең коллективына, аларның туганнарына һәм якыннарына зур рәхмәтен белдерә.
Һөнәри бәйрәмне каршылау уңаеннан районыбызның барлык Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләренә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, иминлек, гөрләп үсүләрен телибез.
Фотоларда:
1.Безнең "Кызлар" (сулдан уңга): Гөлүсә Сафина, Эльвира Рәхмәтуллина, Анастасия Кузнецова, Татьяна Туктагулова, Нурия Хәсәншина, Гөлназ Басыйрова
2.1нче агымның мастер-технологы Жанна Бабанова
3. Эксперименталь участокның тегүчесе Екатерина Орехова
4. Предприятиенең бию ансамбле "Нәүрүз"(сулдан уңга): Раилә Якупова, Нурия Хәсәншина, Эльвира Рәхмәтуллина, Диләрә Гатина, Зөбәрҗәт Хисамова, Гүзәл Фәйзрахманова
4.Шофер Мурат Жахборов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев