Язгы чакырылышта армиягә Кукмара районыннан 60лап егет китә
Егетләр НароФоминск, Адлер, Иваново, Мәскәү өлкәсе, шулай ук Архангельск һәм Самара шәһәрләрендә хезмәт итәчәк.
1 апрельдән Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Егетләрнең беренче партиясе хәрби частьларга апрель ахырында кузгала.
Гаиләсендә армия яшенә җиткән улы булган әти-әниләрнең яз һәм көз үзгә бер борчуы бар: «Кайда урнашыр да ничек кенә хезмәт итеп кайтыр инде...» Әйе, газиз балаңны өеңнән чыгарып җибәрү, чыннан да, җиңел түгел, армия - кайда да армия инде ул. Әмма ир-егет өчен солдат хезмәте узу элек-электән зур абруй булып саналган. Аннан ныгып, кыюланып, үз-үзен, Ватанын якларга һәм сакларга өйрәнеп, җитдиләнеп кайтканнар.
«Безнең заманда армия өчәр ел иде әле. Солдатта булмаганнарга хәтта борын җыерып, түбәнсетеп караганнарын хәтерлим. Хәзер исеме генә бар ул армиянең. Барып җитә алмыйлар, инде кайтыр көннәре якынлаша. Әниең, сөйгән ярың белән телефоннан сөйләшеп торгач, сагынырга вакытлары да калмый. Сау-сәламәт булган һәрбер ир-егет армия хезмәте узарга тиеш. Минем ике улым да хезмәт итеп кайтты, берсеннән дә зарлану сүзе ишетмәдек», - ди Кукмарадан Николай абый Андреев.
Язгы чакырылыш кампаниясе барышында Кукмарадан 60ка якын егет Россиянең төрле шәһәрләрендә урнашкан хәрби частьларга юл алачак.
«Районыбыз шефлык итүче Наро-Фоминск, Адлер, Мәскәү өлкәсе, Иваново шәһәрләрендәге частьларга 40лап егет китәчәк. Шулай ук Архангельск һәм Самарага җибәрү дә күздә тотыла. Алар анда һава-галәм оборонасы һәм коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк», - ди районның хәрби комиссары Равил Гафиев.
Бер төркем егет инде медицина комиссиясе узган. Шулай ук май, июнь айларында да булачак солдатларны табиблар тикшерәчәк.
«Гомумән алганда, армиягә барырга әзерләнүче егетләрнең сәламәтлекләре уртача дип бәяләнә. Әмма авырулары булганнар да шактый. Күбесен сөяк-мускул, эндокрин системасы, күз авырулары борчый. Егетләрне иң элек – район, аннары кабат Казан табиблары тикшерә. Бары тик шуннан соң гына тиешле нәтиҗә чыгарыла», - ди район хәрби чакырылыш комиссиясенең өлкән табибәсе Лилия Гыйниятуллина.
Пандемия белән бәйле чикләүләр, күрелергә тиешле чаралар армияне дә читләп узмый. Хәрби комиссариатка саклагыч битлек һәм перчаткадан килү – мәҗбүри шарт. Ә менә повестка исә Кукмарада социаль челтәрләр һәм почта аша юлланмый, ә чакырылучыларның шәхсән кулларына бирелә.
«Кукмарадан киткәндә һәм Казандагы җыелу пунктында барлык егетләр дә Covid-19га тест тапшыра. Хәрби частьларга килгәч, шулай ук ике атналык карантинда булалар. Аннан соң гына яшь сугышчы курсын үтә башлыйлар. Коронавирус инфекциясенә каршы ясала торган вакциналар турында да әйтеп узыйм. Прививканы теләге булган һәр егет Кукмарада ук кадатып, махсус белешмә язуы белән китә ала. Шулай ук хәрби частька баргач та ясатырга мөмкин. Тагын бер кат ассызыклыйм: вакцинацияләү бары тик солдатның үз теләге белән генә башкарыла», - ди Равил Гафиев.
Хәрби комиссар армиягә чакырылучыларның югары һәм урта һөнәри белемгә ия булуларын билгеләп үтте, килешү нигезендә хәрби хезмәт узуга да тукталды.
«15 июльгә кадәр уку йортын тәмамламаганнар, кулларында дипломнары булмаганнар көзге чакырылышка калдырыла. Армиягә бер елга түгел, ә контракт нигезендә ике елга килешү төзеп тә китәргә мөмкин. Узган чакырылышта дүрт яшь егет әнә шулай эшләде. Гомумән алганда, килешү (контракт) буенча хезмәт итүгә кукмаралылар уңай карый, ел саен уннан артык ир-егет контракт төзергә килә. Хәзерге вакытта алар Казан, Камчатка, Архангельск, Самара, Псков, Таҗикстанда хезмәт уза. Мондый төр хезмәт итүнең акча мәсьәләсендә дә, хәрби ипотека нигезендә торак алу буенча да уңай яклары күп», - ди ул.
Илвир РУФИН:
Мин - Ташлы-Елга авылы егете. Мәскәү янындагы хәрби частьта бер ел хезмәт итеп, узган ел туган якларга кайттым. Армиягә Нократ Аланындагы техникумның механика факультетын тәмамлап киткән идем. Хезмәт итү һич тә авыр булмады, бер ел сизелмичә, бик җайлы гына узды да китте. Анда якын дуслар таптым. Егетләр белән хәзер дә очрашып, аралашып торабыз. Әти-әни, якыннар, дуслар белән дә элемтә 12 ай буена өзелмәде, чөнки шимбә, якшәмбе көннәрендә кәрәзле телефон бирәләр иде. Чын ир кеше армиядән качмаска, үзенең ил алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш. Армиягә китүчеләр, булачак солдатлар, исән-сау йөреп кайтыгыз, хәерле юллар сезгә!
Эльмира МИХАЙЛОВА:
Дүрт малай әнисе мин. Рамил – Мәскәүдә, Тимур Ульяновск каласында югары уку йортларында укыйлар, калган икесе - әле мәктәп укучылары. Тормыш иптәшем дә, мин дә улларыбызның армия хезмәте узуларына каршы түгел. Үзләре дә барабыз дип торалар. Солдат хезмәте элек тә майлы ботка булмаган, хәзер дә җиңел түгел. Анда сине яклап-саклап торучы әти-әниең юк бит. Әмма егет кеше тормышның кайбер авырлыкларын үз җилкәсендә бераз татырга өйрәнергә, нык булырга тиеш, дип уйлыйм.
Ильвир Руфинны армиядән каршы алу мизгелләре. 2020 ел/ Фото: Илназ Руфин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев