Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ятим, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган, тәрбиягә алынган балалар өчен “Сәламәт бул” дигән районара спорт бәйрәме булды (фото)

Бүген Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда ятим, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган, тәрбиягә алынган балалар өчен "Сәламәт бул" дип исемләнгән районара спорт бәйрәме булды. Анда тәрбиягә бала алып үстерүче Арча, Балтач, Саба, Мамадыш районнарыннан да гаиләләр чакырылган иде. Алар йөгерү, скакалкада, озынлыкка сикерү, кул көрәше, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу кебек уеннарда...

Бүген Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда ятим, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган, тәрбиягә алынган балалар өчен "Сәламәт бул" дип исемләнгән районара спорт бәйрәме булды.

Анда тәрбиягә бала алып үстерүче Арча, Балтач, Саба, Мамадыш районнарыннан да гаиләләр чакырылган иде. Алар йөгерү, скакалкада, озынлыкка сикерү, кул көрәше, капчык киеп йөгерү, таяк тартышу кебек уеннарда көч сынаштылар. Гаиләләр белән чыгып канат тарттылар. Спорт бәйрәмендә катнашучыларны уллыкка алу, опека һәм попечительлек буенча республика үзәге директоры Диана Хәбибуллина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Габделганиевалар сәламләде. Бәйрәмнең спонсорлары нотариус Рафил Вәлиев, эшмәкәр Рамазан Юнысовлар изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар

Ризилә КУРБАНОВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев