Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ядегәрдә 50 урынлы балалар бакчасы төзелә

Ядегәр авыл җирлегендә мәктәпкәчә яшьтәге 112 бала бар

1962-1984 елларда "Восток" хуҗалыгын җитәкләгән Гафият Гарифуллин, Ядегәрне шәһәр дәрәҗәсенә якынайту турында хыялланып, кайчандыр аның генераль планын эшләткән булган. Ул әле дә идарә бинасының бер бүлмәсендә стенада эленеп тора.

Проектта каралганча, үзәк авылда мәктәп, балалар бакчасы, клуб, дәваханә, аптека, хуҗалык идарәсе, ашханә, спорт мәйданчыгы һәм башка объектлар сафка басып, барысы да шәһәрчә зәвык белән салынырга тиеш булган. Моңа ул күпмедер дәрәҗәдә ирешкән дә, бу биналарның күбесе бүген дә халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Бары тик участок дәваханәсе генә оптимальләштерү җилләренә бирешкән, хәзер ул амбулатор пункт буларак кулланыла. Бөтен шартлары булган балалар бакчасы да моңарчы хыялда гына иде. Быел ул да тормышка ашачак: бүгенге көндә "Строй-Гарант" оешмасы Ядегәрдә 50 урынлык балалар бакчасы төзү белән мәшгуль.

-Җирлектә мәктәпкәчә яшьтәге 112 бала бар. Ядегәрдәге иске балалар бакчасында шартлар начар булу сәбәпле, кайберәүләр сабыйларын Янилгә, икенчеләре Саба районының Шәмәрдән бистәсенә йөртергә мәҗбүр. Үзебезнең Түбән Шәмәрдәнгә 17 бала йөри. Шуңа да дәүләт программасы кысаларында яңа балалар бакчасы төзелүне әти-әниләр хуплап каршы алды, - ди җирлек башлыгы Айдар Фәйзуллин.

Бу якларда халык саны да ишәя бара икән: узган ел 8 кеше вафат булса, 13 бала дөньяга килгән. 2016 елда 14 бала туган. Димәк, авылларның киләчәге бар дигән сүз. Ишек-тәрәзәсенә аркылы такта кадакланган йортлар да сирәк, диделәр. Йорт төзү өчен буш урыннар да бетеп бара икән...

Гөлгенә ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев