Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Владимир Валеев: Кайда тудың – шунда кирәк булдың

Владимир Туктарович кечкенәдән техника, тимер-томыр арасында кайнашырга ярата. Аның күңеленә бу мәхәббәт орлыкларын әтисе салган.

«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятенең булдыклы механизаторы – Түбән Комар авылыннан Владимир Валеев бу көннәрдә көзге чәчүгә җир эшкәртә. Нинди генә эшкә алынмасын, ул барысын да җиренә җиткереп башкара. Әйе, тәҗрибәле механизаторлар – хуҗалыкның йөзе. Чөнки аларның куйган хезмәтләре халык күз алдында.

Механизаторны хуҗалыкның агрономы Рамил Гатауллин да мактап кына телгә алды. 

«Минем хуҗалыкка эшкә килгәнемә 8 ел, шул вакыттан бирле иңгә-иң куеп эшлибез. Башта ул МТЗ-82,6 тракторын иярләде, 2018 елдан шушы тимер аты - К-700 тракторына утырды. Ул иртән кырга чыгып китә һәм көне буе кайтып керми, ә кич белән бу агрегатыңны өзеп, сенаж таптатуга чык, дисең икән, бер карусыз эшкә керешә», - диде ул.

Владимир Туктарович кечкенәдән техника, тимер-томыр арасында кайнашырга ярата икән. Аның күңеленә бу мәхәббәт орлыкларын әтисе салган. Чөнки үзе дә гомер буе хуҗалыкта чылбырлы ДТ-75 тракторында хезмәт куйган. 

«Ул һәрвакыт: “Улым, эшләп ашарга кирәк”, - дип, көнне файдалы итеп үткәрергә, хезмәттән тәм табып яшәргә өйрәтә иде. Мине дә үзе белән тракторда йөртте, механизатор һөнәренең нечкәлекләрен аңлатты. Шуңа күрә 16 яшьтән аны сменада алыштыра башладым. Ә мәктәпне тәмамлаганнан соң, “Нива” кыр корабын ышанып тапшырдылар.  Мин әтигә киңәшләре, акыллы фикерләре, тормышта үз юлымны табарга булышканы өчен әле дә рәхмәтле. Кызганыч, әти дә, әни дә бу дөньяда юк инде», - диде ул. 

Әңгәмәдәшем Ватан алдындагы бурычын Германиядә уза, танкчы була. Аннан кайтып, авылда бераз эшләп алганнан соң, Мәскәү якларында бәхетен сынап карый, төзелешләрдә эшли. Әмма шәһәр тормышы күңелемә  ятмады, ди авыл җанлы әңгәмәдәшем.

«Кайда тудың – шунда кирәк булдың, дип, халык телендә белми әйтмиләр икән. Чөнки төрле җирләрдә йөрсәк тә, барыбер туган ягыбызга кайтып урнаштык. Бер-ике ел элек миңа менә шушы тимер “танк”ны ышанып тапшырдылар. Аны моңа кадәр эшләгән техникалар белән чагыштырырлык та түгел, бик уңайлы, музыкасы да, кондиционеры да бар, тузан да керми, эшлә генә», - диде Владимир Валеев.

Тырыш кешегә кыш көне дә хуҗалыкта эш җитәрлек, фермада төрле хезмәтләрне башкара икән. Тормыш иптәше Людмила да фермада сыер савучы булып эшли. Алар бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар сөяләр. Шәхси хуҗалыкларында да тик тормыйлар: үгезләр, кош-кортлар асрыйлар, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеше дә җитәрлек. 

Владимир  Туктарович озак-лап сөйләшеп вакыт үткәрә торганнардан түгел. Шул арада җитез генә куәтле, биек, үзе әйтмешли, тимер «танк»ына менеп тә утырды. Шунысына игътибар иттем: механизатор кабинага керер алдыннан аяк киемен салып алып куйды. Менә шушы гади генә адым да аның техникага карашы турында сөйли. Мондый механизаторлар бездә икәү генә, дип, юкка гына әйтмәгәндер агроном.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев