Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Терлекчеләр һәм ветеринария хезмәткәрләре бәйрәм итте(+фото)

Бүген Киндеркүл авылы янындагы тугайда терлекчеләр һәм ветеринария хезмәткәрләренең сабантуй бәйрәме үткәрелде. Анда районыбызның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чакырылган иде. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, терлекчелектә нәсел эше буенча идарә җитәкчесе Илсур Закировлар катнашып, алдынгыларга бүләкләр тапшырды...

Бүген Киндеркүл авылы янындагы тугайда терлекчеләр һәм ветеринария хезмәткәрләренең сабантуй бәйрәме үткәрелде. Анда районыбызның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чакырылган иде. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, терлекчелектә нәсел эше буенча идарә җитәкчесе Илсур Закировлар катнашып, алдынгыларга бүләкләр тапшырды һәм котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәм район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары һәм кул көрәше, аппарат сүтеп-җыю, ат туарып-җыю, итек киеп, бер капчык шикәр комы күтәреп йөгерү кебек кызыклы уеннар белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев