Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 84 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 15 959 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 84 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстанда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Барлык очраклар да якыннан аралашу сәбәпле. 36 кеше дәваханәгә салынган, 48е өйләрендә дәвалана.

Казанда – 55, Чаллыда – 9, Тукай районында – 4, Питрәч районында – 3, Биектау, Лаеш, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында – икешәр, Азнакай, Әлмәт, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Мамадыш районнарында берәр очрак ачыкланган.

Татарстанда бөтен вакыт эчендә Covid-19ның 15 959  очрагы теркәлгән, 12 430 кеше терелгән, шул исәптән 99 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев