Татарстанда коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган
14 кеше дәваханәгә салынган, 49ы җиңел яки симптомсыз формада өйдә дәвалана.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 63 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ».
14 кеше дәваханәгә салынган, 49ы җиңел яки симптомсыз формада өйдә дәвалана. Бер очрак читтә йоктырылган, калганнары башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктерелгән.
Яңа инфекция йоктыручылар күбрәк Казанда теркәлгән - 42. Чаллыда – 8, Түбән Кама районында – 3, Әтнә, Тукай районнарында – икешәр, Арча, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Саба районнарында коронавирус белән зарарлануның берәр очрагы ачыкланган.
Бу вакытка кадәр барлыгы 3142 кешедә коронавирус инфекциясе табылган.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев