Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 55 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, калган 38 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19ның 55 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, калган 38 кеше өендә дәвалана. Бер очрак – читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Авыручыларның күбесе Казанда – 42 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә һәм Биектау районында – 3әр, Лаеш районында – 2, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Алабуга, Балык Бистәсендә - берәр.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 3720 очрагы расланган, 3586 кеше савыккан.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев