Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яшь активистлар слеты үткәрелде

Анда район тормышында актив эшчәнлек алып бара торган яшьләр хәрәкәтләре берләшмәләрен, аларның җитәкчеләре һәм әгъзаларын бүләкләделәр.

Бүген «Галактика» иҗат үзәгендә яшь активистларның слеты үткәрелде. Анда район тормышында актив эшчәнлек алып бара торган яшьләр хәрәкәтләре берләшмәләрен, аларның җитәкчеләре һәм әгъзаларын бүләкләделәр. Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов һәм «Форпост» республика үзәге директоры урынбасары Иван Клименко сәламләп, алга таба эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

Кукмараның «Форпост» яшьләр үзәге, Татарстан яшьләр министрлыгы оештырган конкурста катнашып, 150 мең сум грант отты. Әлеге мөмкинлектән чыгып, алар район мәгаритф учреждениеләре арасында «Россия патриотлары» дигән иң яхшы видеороликлар конкурсы оештырды. Ул агымдагы елның февраль-май айларында үткәрелде.

«Конкурста 20дән артык белем бирү учреждениесе катнашты. Аларның эшләре ике юнәлештә кабул ителде: үзебезнең районнан чыккан һәм Россия күләмендәге геройларга багышланган видеоязмалар. Видеолардагы геройлар арасында сугыш ветераннары да, махсус хәрби операциядә катнашкан герой егетләр дә бар», — дип сөйләде районның «Форпост» яшьләр үзәге директоры Хәниф Шакиров.

Жюри әгъзалары, конкурска килгән видеоязмаларны карап, 6 хезмәтне аерып ала. Җиңүчеләргә диплом һәм сертификатлар тапшырылды. Алар аңа видео төшерү өчен кирәк-яраклар сайлап алачак.

Аделина Галиуллина, Кукмара:

Мин бер ел волонтер булып торам, киләчәктә бу эш белән тагын да ныграк шөгыльләнәсем, кешеләргә ярдәм итәсем килә. Бу хәрәкәткә мине дус кызым алып килде. Без бер әбинең тәрәзәләрен юарга, өен җыештырырга бардык, аның туганнары, сөйләшергә кешесе дә юк иде. Ул безгә бик сөенде, үзенең яшь вакыттагы хатирәләре белән бүлеште. Шуннан соң миңа ошап китте һәм бу эшне дәвам итәргә булдым. Шулай ук без «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә йөрибез, анда төрле чаралар үткәрәбез. Волонтерлык эше белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки ул күңелгә рәхәтлек бирә. Шуңа күрә мин әлеге эшчәнлекне алга таба да дәвам итәргә телим.

Айзат Гайнуллин, Мәчкәрә мәктәбе:

Мин Мәчкәрә мәктәбендә 10 сыйныфта укыйм, «Алдынгылар хәрәкәте»нең рәисе итеп билгеләндем. Уннан артык кеше әлеге хәрәкәттә катнаша, һәрберсенә вазыйфалар билгеләнде. Без бик дус, бердәм. Авылда өлкәннәргә булышабыз, аларның йорт-кура тирәсен җыештырабыз. Шулай ук мәктәп яны территориясендә дә эшлибез. Минем уйлавымча, волонтерлык эше бик кирәк, чөнки әйләнә-тирәгә яхшылык өләшәсең.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев