Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык турында кисәтә
8 апрельдә төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында яңгыр һәм томан көтелә
Синоптиклар дүшәмбе көнне Татарстан юлларында бозлавык булачагы турында кисәтә. Бу хакта Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«2019 елның 8 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, юлларда бозлавык барлыкка килү көтелә», — диелгән хәбәрдә.
Шул ук вакытта республиканың кайбер районнарында яңгыр һәм томан көтелә. һава температурасы -1 градустан +4 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшемсез һава торышы саклана. +10 градуска кадәр җылыта.
фото: Фәнил Мәрсетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев