Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев килде

Югары Чура мәдәният йортында узган Кукмара муниципаль район Советының егерме тугызынчы утырышында еллык эшкә йомгак ясалды.

Бүген Кукмара районының Югары Чура авылына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шайхразиев килде. Аны район башлыгы Сергей Димитриев каршы алды һәм озатып йөрде. 

Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев килде

Кунаклар иң элек федераль программа буенча капиталь төзекләндерелгән балалар бакчасы белән танышты. Тәрбия учагының 37 еллык тарихы бар. Ул 1987 елда ачылган була. Бакча мөдире Алина Егорова сүзләренә караганда, ремонт вакытында электр чыбыклары, су һәм җылылык, канализация системасы алыштырылган, түбә, фасад өлеше, тәрәзә-ишекләр, идән-түшәм, диварлар яңартылган. Шулай ук азык-төлек блогы, төркемнәр җиһазландырылган, заманча интерактив такталар эленгән, төркемнәргә яңа уенчыклар кайткан. Хәзерге вакытта бакчада ике төркемдә 25 бала белем-тәрбия ала. Сабыйлар кунакларга җырлар бүләк итте, мастер-классларда үзләренең осталыкларын күрсәтте. 

Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев килде

Федераль программа кысаларында узган ел Югары Чура авылы мәдәният йорты да үзенең икенче яшьлеген кичерде. Кунаклар биредә районның оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр белән танышты. 

Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев килде

Район Советының егерме тугызынчы сессиясе Югары Чура авылы мәдәният йортында узды. Ул үткән елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2024 елга билгеләнгән бурычларга багышланган иде. Утырышта район башлыгы Сергей Димитриевның 2023 елгы эшчәнлеккә хисабы тыңланды. Фикер алышуларда Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, киез итек-киез комбинаты җитәкчесе Ләлә Шәрипова, Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллиннар катнашты. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев районыбызны республикада әйдәп баручы муниципаль берәмлекләрнең берсе дип атады. 

«Республика җитәкчеләре исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сез һәрчак беренчеләрдән булып барасыз, күрсәтәсез, аңлатасыз, ярдәм итәсез. Алга таба да шулай булып калыгыз. Районда кайсы гына тармакны алсак та, бик яхшы эшлисез, табышны тагын да камилләштерүгә юнәлтәсез, үзегезнең кул астында хезмәт куючыларга да булышасыз һәм теләктәшлек күрсәтәсез. Шифаханә-курортларга юлламаларны гына алыйк, сумма миллионнар белән исәпләнә. Бу — бик яхшы. Эшчәнлекне шул темпта дәвам итеп, бурычларны югары куярга, нәтиҗәлелекне тагын да арттырырга кирәк», — диде Васил Шайхразиев. 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары демография мәсьәләсенә дә тукталды. 

«Проблеманы хәл итү өчен яшьләрне авыл җирлекләренә җәлеп итү юнәлешендә эшләү мөһим. Балалар бакчасы, мәктәп, клублар бар, юллар яхшы, йортларга газ-су кергән. Хуҗалыкларны гына алыйк, нинди генә куәтле техника юк бит аларда. Элеккеге белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Яшьләрне мәктәп бусагасыннан ук хезмәткә өйрәтергә кирәк. Әмма шуны да онытмагыз — тырышкан кешегә лаеклы хезмәт хакы да түләнергә тиеш», — диде ул. 

Башкала кунагы махсус хәрби операция зонасында булган 35 райондашыбызның батырлыклары өчен орденнар белән бүләкләнүен дә билгеләп узды, егетләргә ярдәм итү юнәлешендә башкарылган эшләрне дә югары бәяләде. 

Васил Шайхразиев чыгышында райондагы кайбер проблемаларга да тукталды.

Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев килде

Чыгышлардан соң алдынгылар бүләкләнде.

фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев