Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев Татарстан Конституциясе көне уңаеннан кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады

Татарстан Конституциясе – гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруда, Россия Федерациясе кысаларында дәүләтчелегебезне ныгытуда, җәмгыятьтә социаль-сәяси тотрыклылык булдыруда төп гарантия булып тора, ди Кукмара районы башлыгы.

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне уңаеннан кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.

«Без җәмгыятьтәге теләктәшлекне, авыр чакта бер-береңә кул сузу, ярдәмләшү, башка милләт халкына хөрмәт белән карауны чагылдырган Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттек. Ә Татарстан Конституциясе – гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруда, Россия Федерациясе кысаларында дәүләтчелегебезне ныгытуда, җәмгыятьтә социаль-сәяси тотрыклылык булдыруда төп гарантия булып тора. Берничә милләт халкын берләштергән районыбыз тулы канлы тормыш белән яши, тырыш хезмәте белән республикабызның икътисадын ныгытуга зур өлеш кертә. Райондашларны ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телим» , - диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев