Сергей Димитриев райондашларыбызны һәм кунакларны Сабантуйлар белән котлады
Хезмәт сөючән, һөнәрле райондашларыбыз матур итеп эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләләр, - диелә котлауда
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев райондашларыбызны һәм кунакларны милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлап, изге теләкләрен җиткерде:
- Сабантуйда көрәш батырлары белән бергә игенчеләрне, терлекчеләрне һәм башка хезмәт алдынгыларын олылау матур традициягә әверелде. Быел да язгы кыр эшләре оешканлык белән башкарылды, шифалы яңгырлар да явып үтте. Терлекчелек тармагында да мул продукция җитештерү өчен кызу эш кайный, - диелә котлауда. - Халык хуҗалыгының башка тармакларында да эш тынып тормый. Дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашырылуы районыбызда тотрыклылык булдыра, яшәү шартларын яхшырта. Хезмәт сөючән, һөнәрле райондашларыбыз матур итеп эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләләр.
Сабантуй күптәннән инде милли чикләрне үтеп чыкты һәм, чын мәгънәсендә, бөтен халыкныкына әверелде. Күңел ачу, кунакчыллык, спорт ярышлары һәм батырларның кызып бил алышуы белән ул йөрәкләрне яулап ала, барлык яшьтәге, милләттәге һәм диндәге кешеләрне берләштерә, гореф-гадәтләребезне саклап калу, үстерүдә дә ифрат зур өлеш кертә.
Сезгә, кадерле дуслар, бәйрәм көннәрегезнең күңелле үтүен, бәхет, сәламәтлек, хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Сабантуйның кабатланмас рухы сезгә ел дәвамына җитәрлек энергия бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев