Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

«Бу бәйрәм - хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул» - диелә котлауда.

Район башлыгы Сергей Димитриев райондашларыбызны бәйрәм белән котлый.

«Бу бәйрәм - хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул.  Без халкыбызның Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр ул-кызларын, хәрби-интернациональ бурычларын үтәгәндә вакытсыз арабыздан киткәннәрне искә алабыз. Аларның якты истәлеге күңелләрдән мәңге җуелмас!

Бүгенге солдат, матрос, офицерларга, биргән хәрби антларына тугры калып, изге бурычларын намус белән үтәп, туган якларга, әти-әниләре, сөйгәннәре янына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашлар!» - диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев