Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев Кукмара районы халкын Яңа ел бәйрәме белән котлый

2022 ел һәркайсыбыз өчен зур уңышлар елы булсын, диелә котлауда.

«Хөрмәтле кукмаралылар, районыбыз кунаклары!

Барыгызны да якынлашып килүче 2022 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим.

Узып баручы елда пандемия белән бәйле күп авырлыклар, югалтулар булса да, аны җитештерүчән хезмәт белән үткәрдек. Республикада тормышка  ашырылучы дәүләт программаларында актив катнашу нәтиҗәсендә,  социаль объектлар, юллар төзелде, реконструкция эшләре башкарылды. Алдынгы күмәк хуҗалыклар, эре сәнәгать предприятиеләре Кукмара данын еракларга танытсалар, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә район бюджетына саллы өлеш кертәләр. Барыбызның да көндәлек хезмәте, тырышлыгы бер максатка юнәлдерелгән: яшәгән төбәгебезне матур, бай, имин итәсебез килә. 

Алда безне зур бәйрәмнәр - 2022 елга аяк басу, Раштуа, Яңа ел каникуллары көтә. Алар һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек, зур сөенечләр алып килсен. 2022 ел һәркайсыбыз өчен зур уңышлар елы булсын.

Бәйрәмнәр белән, кадерле дуслар!», - диелә котлауда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев