Сергей Димитриев Шәһәр көне уңаеннан кукмаралыларны бәйрәм белән котлады
Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар, диелә котлауда.
Район башлыгы Сергей Димитриев 27 август - Шәһәр көне уңаеннан кукмаралыларны һәм кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
«Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар. Сәнәгать, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача. Барыбызның да тырышлыгы үз төбәгебезне, республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтиҗәләрен күрергә язсын», - диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев