Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев: «Россия көне патриотизм, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны иктисадый яктан яңарышын чагылдыра»

Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм район кунакларны бәйрәм белән котлады.

Район башлыгы Сергей Димитриев райондашларыбызны 12 июнь — Россия көне белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

«Кадерле райондашлар, кайткан кунаклар, якташлар. Ихлас күңелдән барчагызны Сабантуй һәм 12 июнь — Россия көне белән тәбрик итәм.

Россия көне патриотизм, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны иктисадый яктан яңарышын, уртак тарихыбызны чагылдыра. Россия — миллионлаган кешеләрне берләштерүче, зур, күпмилләтле бәйсез дәүләт. Хезмәтебезне һәм көчебезне районыбыз һәм Татарстанның үсеше өчен биреп, шул рәвешле Россия үсешенә дә зур өлеш кертәбез. Без туган җиребез белән горурланабыз, аны яхшырак һәм матуррак итәргә омтылабыз. 

Әлеге бәйрәм күңелләрдә илебез өчен горурлык хисе уятсын, яшәү көче өстәсен. Тормышларыбыз мул, йортларыбызда дуслык, тынычлык, иминлек булсын», — диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев