Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сергей Димитриев райондашларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Бу бәйрәм — берничә буынның хәрби батырлыгына олы ихтирам белдерү, илебезнең иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтләү көне.

Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны бәйрәм белән котлый. 

«Хөрмәтле райондашлар! Сугыш һәм тыл ветераннары, запастагы, бүгенге көндә ил сагындагы һәм махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз, булачак солдатлар!

Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм — берничә буынның хәрби батырлыгына олы ихтирам белдерү, илебезнең иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтләү көне. Без Бөек Ватан сугышында, хәрби конфликтларда үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәгәннәр, махсус хәрби операциядә хәрби антына һәрвакыт тугры калганнар алдында хөрмәт белән баш иябез, олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-сау кайтуларын теләп калабыз. 

Иминлегебезне саклап батырлык күрсәткән райондашларыбыз белән чиксез горурланабыз, шундый лачын егетләр үстергән әти-әниләр һәм аларның гаиләләренә рәхмәт әйтеп, аларга таяныч булырга тырышабыз. Ватанны саклаучыларыбызга саулык-сәламәтлек, рухи күтәренкелек, иминлек, бәхет телим», — диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев