Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сергей Димитриев кукмаралыларны 1 Май бәйрәме белән котлады

Бу бәйрәм – хезмәт кешесенә карата олы хөрмәт билгесе, диелә котлауда.

Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны 1 Май бәйрәме белән котлады.

«Бу бәйрәм – хезмәт кешесенә карата олы хөрмәт билгесе. Бүген һәр тармакта барган уңай үзгәрешләргә районыбыз халкының һәркайсы үзеннән зур өлеш кертә. Сәнәгать предприятиеләрендә югары сыйфатлы продукция җитештерелә, эшмәкәрлек көннән-көн үсә, авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара, социаль-чисталык икеайлыгы кысаларында әйләнә-тирәбез тәртипкә китерелә. Уртак тырышлык белән киләчәктә дә районыбыз тотрыклы үсеш алыр, һөнәрле, тырыш халкыбыз мул тормышта яшәр дип өметләнәм. Иң мөһиме - күгебез аяз булсын, ил тынычлыгы өчен көрәшүче якыннарыбыз туган якларга исән-сау әйләнеп кайтсын», - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk