Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саклык Банкы “Татфондбанк”та кертемнәре булган кукмаралыларга компенсацияләр түли башлады

Россия Саклык Банкының Кукмара бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Саклык Банкы 26 декабрьдән "Татфондбанк"та кертемнәре булган кукмаралыларга компенсацияләр түли башлады. Беренче көнне 170 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Шәхси эшмәкәрләр - 15 мартка, ә физик затлар 1 апрельгә кадәр иминият түләүләрен ала алачак. Клиентларга акчаларын кайтару өчен паспорт белән килергә кирәк. Ул акчаларны...

Россия Саклык Банкының Кукмара бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Саклык Банкы 26 декабрьдән "Татфондбанк"та кертемнәре булган кукмаралыларга компенсацияләр түли башлады. Беренче көнне 170 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Шәхси эшмәкәрләр - 15 мартка, ә физик затлар 1 апрельгә кадәр иминият түләүләрен ала алачак.

Клиентларга акчаларын кайтару өчен паспорт белән килергә кирәк. Ул акчаларны Саклык Банкы вкладына салырга, кулдан алырга яисә банк картасына күчерергә мөмкин.

Бүгенге көндә Саклык Банкында 9 "тәрәзә"нең 7се халыкка нәкъ менә әлеге юнәлештә хезмәт итә. Эш вакыты иртәнге сәгать 7.30дан кичке 18.00гә кадәр озынайтылды.

Иминият түләүләрен кукмаралылар Казандагы Саклык Банкыннан да ала алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев