Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабир Әхтәмов “Якташың өчен тавыш бир!” акциясендә беренче унлыкка керде

Хәзерге вакытта Кукмара районыннан кандидат өчен 156 тавыш бирелгән.

Бөек Ватан сугышында үзен танкларга каршы корал белән бик оста атучы итеп күрсәткән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов танылган татарстанлылар рейтингының беренче унлыгына керде.

Сабир Әхтәмов 156 тавыш белән рейтингның беренче унлыгын алып тора. Исегезгә төшерәбез, кичә ул 37нче урында иде.

Дуслар, актив булганыгыз өчен рәхмәт. Якташыбыз өчен тавышны сайтта http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm сылтамасы аша кереп бирергә мөмкин. “Якташың өчен тавыш бир!” акциясендә алга таба да актив катнашыйк!

Сабир Әхтәмов 1926 елда Югары Өскебаш авылында дөньяга килгән. Сигез балалы гаиләдә иң өлкәне булган ул. 1943 елда сугышка киткән. Яу кырында һәлак булган әтисе өчен дошманнан үч алырга теләгән ул. Гвардияче мотоукчылар бригадасы составында Белоруссияне һәм Литваны азат итүдә катнашкан, үзен танкларга каршы корал белән бик оста атучы итеп күрсәткән. 1944 елның көзендә Сабир ага хезмәт иткән бригада Көнчыгыш Пруссия территориясенә аяк баса. Гвардиячеләргә немец оборонасының ныгытылган әһәмиятле пункты Немерсдорфны алу өчен зур көч куярга туры килә. Ике көн буе барган бу көрәштә 18 яшьлек райондашыбыз немецларның 3 танкын, 3 үзйөрешле артиллерия установкасын яндыра, 2 бронетранспортерын, снарядлар төялгән ике автомашинасын сафтан чыгара. Шушы батырлыгы өчен ул илнең иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Кыю сугышчы 1945 һәм 1995 елларда Мәскәүдә Җиңү парадларында катнаша. Сугыштан соң лейтенант-политхезмәткәрләр курсларын, аннары Эчке эшләр министрлыгының Югары хәрби институтын тәмамлап, илнең кораллы көчләрендә җитәкче вазыйфаларны башкара. Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.

Фото Манзарас мәктәбеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев