Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия көнендә Кукмараның дүрт яшүсмеренә беренче паспортлары тапшырылды

Тантана Комсомол мәйданында узды.

Бүген, Россия көнендә, Кукмараның дүрт яшь кешесенә Россия паспортлары тапшырылды. Тантана Комсомол мәйданында узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина һәм күпфункцияле үзәкнең Кукмара бүлеге начальнигы Лилия Минемуллина катнашты.

Россия көнендә Кукмараның дүрт яшүсмеренә беренче паспортлары тапшырылды

«Бу һәрберегез өчен бик мөһим вакыйга. Чөнки бүген сез шәхесне раслаучы төп документ — Россия Федерациясе гражданины паспортын аласыз. Бүгенге вакыйганың мөһимлеген һәм әһәмиятен аңлаганыгызга бер дә шикләнмим», — диде Айгөл Әхмәтшина.

Кукмараның күпфункцияле үзәк бүлеге начальнигы 14 яшь тулу уңаеннан балаларның хокуклары гына түгел, ә бурычлары, җаваплылыклары да барлыкка килүен искәртте. Ул аларга Россия Федерациясе гражданы исемен лаеклы һәм горурлык белән йөртүләрен теләде.

Россия көнендә Кукмараның дүрт яшүсмеренә беренче паспортлары тапшырылды

Чараны оештыручылар барлык паспорт алучыларга Россия Федерациясе Конституциясен бүләк иттеләр. Тантана тәмамлангач, дәүләт гимны яңгырады. Паспорт алучылар белән аларның шатлыгын тантанада катнашучы туганнары һәм якыннары да уртаклашты.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев