Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы Теләче районына тапшырылды

Кукмарага әлеге капсула 16 июль көнне кайткан. Аңа кадәр ул Балтач районында булган.

Район ЗАГС бүлегендә «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын тантаналы рәвештә Теләче районына тапшырдылар. 

«Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы Теләче районына тапшырылды

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпованың сүзләренә караганда, Кукмарага әлеге капсула 16 июль көнне кайткан. Аңа кадәр ул Балтач районында булган. 

«Капсуланы Зур Сәрдек авылында гомер итүче хөрмәтле Гөлфирә һәм Фәһим Әминовлар кабул итеп алды. Алар — безнең алтын юбилярлар, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Казан Сабан туе вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда да катнаштылар. Капсула бер атна дәвамында районда яшәүчеләрнең йөрәкләрен җылытып торды. Без шул уңайдан төрле чаралар үткәрдек: юбилярларны хөрмәтләдек, тантаналары рәвештә никахлар теркәдек. Бу гаиләләр башкаларга үрнәк булып яшәрләр дип ышанабыз», — диде ул.

«Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы Теләче районына тапшырылды

Чарада катнашучыларны үзе дә күпбалалы әти, үрнәк гаилә башлыгы, район Башкарма комиты җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләде, гаиләләргә иминлек, сәламәтлек теләде. 

«Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы Теләче районына тапшырылды

Капсуланы Теләче районыннан килгән Айгөл һәм Гаяз Кәшәповларга Оштырма Юмьядан Мария һәм Василий Рамазановлар гаиләсе тапшырды.

«Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы Теләче районына тапшырылды

Рамазановлар — районда үрнәк гаиләләренең берсе. Алар, иңгә-иң куеп, 50 ел бергә гомер итәләр. Алтын юбилярлар Василий Николаевич белән Мария Михайловна икесе дә Иске Юмья авылында туганнар, бер урамда үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар, хәтта бер парта артында утырганнар! Ләкин ике йөрәк арасында чын мәхәббәт яшь егет армиядән кайткач кына кабынган. 

Василий Николаевич — беренче квалификация категорияле укытучы, 44 ел стажга ия, авыл мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белемен укыткан. 2009 елның иң яхшы укытучысы дип танылган. Бүгенге көндә дә авылдашлары һәм район халкы арасында лаеклы абруй казана. Ул — бик яхшы лектор, агитатотор, үзешчән сәнгатьтә катнаша, мәктәптә «Туган якны өйрәнү» музее булдырган. «ТАССРның 90 еллыгы» медале, «Халык мәгарифе отличнигы», «Балалар-яшүсмерләр туризмын үстергән өчен» билгесе белән бүләкләнгән.

Гаилә учагын саклаучы Мария ханым күп еллар дәвамында «Заря» колхозында баш хисапчы һәм икътисадчы булып эшләгән. Алар өч бала: ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалар әти-әниләре үрнәгендә бәхетле гаиләләр корып, әби белән бабайны оныкларының уңышлары белән сөендереп торалар. 

«Без зур гаилә булып дус-тату гомер итәбез. Үзебезнең милли традицияләрне саклап калырга һәм буыннан-буынга тапшырып барырга тырышабыз, гомуми милли һәм удмурт бәйрәмнәрен уздырабыз. Озак еллар бергә гомер итүнең әллә ни сере юк, бары тик тормыш иптәшеңне яратырга, бер тарафка карап яшәргә, вакытында юл куя белергә кирәк. Иргә дә, хатынга да бер-берсе янында рәхәт булырга тиеш», — диде Василий Николаевич.

Рамазановлар район һәм республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашалар. 2005 елда гаилә Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүдә, 2011 елда республика Сабан туенда катнашты. Анда районыбызның удмурт ишегалды Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевны каршы алды. 2014 елда Рамазановлар гаиләсе Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны тарафыннан иң яхшы гаиләләрне кабул итүдә булды. Шулай ук 2016 елда районда республика күләмендә үткәрелгән Гырон быдтон бәйрәмендә әләм күтәрү хөрмәте дә аларга тапшырылды.

«Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы Теләче районына тапшырылды

Капсуланы кабул итүче, Теләче районыннан килгән Айгөл һәм Гаяз Кәшәповлар — яшь, үрнәк гаилә. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы Теләче районының Алан авылыннан, бүгенге көндә «Алан» оешмасында баш инженер булып эшли. Ә хуҗабикә Айгөл — үзебезнең Байлангар авылы кызы. Ул белеме буенча шәфкать туташы, хәзерге вакытта декрет ялында. Алар, ун ел элек гаилә корып, матур тормыш итәләр, район тормышында актив катнашалар. Кәшәповлар өчен гаилә нигезе ул — хөрмәт һәм мәхәббәт, бер-берең турында кайгырту.

«Теләче районыннан зур йөкләмә алып, сезнең янга килдек. Бүген өлкәннәр сөйләгән һәр сүзгә дә колак салырбыз, чөнки әле бар тормыш алда, яшисе дә яшисе. Безгә дә яшь гаиләләргә үрнәк булып гомер итәргә язсын. Бүгенге көндәге кебек милләтләр арасындагы дуслык нык булсын», — диде Гаяз Кәшәпов һәм һәркемгә саулык-сәламәтлек, бәхетле, матур тормыш теләде. 

2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 23 гыйнварда «Кадерлеләр-яратканнар» Бөтенроссия гаилә форумы кысаларында Мәскәүдә Халыкара «Россия» күргәзмә-форумы мәйданчыгында «Россия йөрәге» гаилә учагын яндыру тантанасы узды. Ут Муромскиның Изге-Троицк монастыреннан кайтарылган. Гаилә уты белән бер капсула Казанга җибәрелгән. Ут инде республиканың егермедән артык районында булырга өлгергән.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев