Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үрнәк җитәкче, әти, бабай – барысы да Хәтмулла Вәккасов турында

Гомер бер мизгел бит ул... Әле генә туып, беренче адымнарыңны атлыйсың, буйга җитеп, олы тормышка аяк басасың, шатлыкларга куанып, борчу-мәшәкатьләрне ырып-ерып тураеп басканчы, гомереңнең уртасына җитәсең... Тормыш үрләренә менеп, үткән юлыңа борылып карыйсың... Шул вакытта яныңда ныклы терәгең, дәвамчыларың - балаларың булса, эшләгән яхшылыкларың йөзеңне яктыртса, синнән дә бәхетле кеше...

Гомер бер мизгел бит ул... Әле генә туып, беренче адымнарыңны атлыйсың, буйга җитеп, олы тормышка аяк басасың, шатлыкларга куанып, борчу-мәшәкатьләрне ырып-ерып тураеп басканчы, гомереңнең уртасына җитәсең... Тормыш үрләренә менеп, үткән юлыңа борылып карыйсың... Шул вакытта яныңда ныклы терәгең, дәвамчыларың - балаларың булса, эшләгән яхшылыкларың йөзеңне яктыртса, синнән дә бәхетле кеше юктыр ул?! Сүзем шундый язмыш иясе, гомерен тәрбия эше белән бәйләгән Хәтмулла Вәккасов турында.

Барысы да Хәтмулла абыйның белемгә, китапка булган мәхәббәтеннән башлана. Саба районы Мәртен авылында туып-үскән егет, урта мәктәпне тәмамлап, кулына аттестат алгач, башкалага юл тота. Исәбе - Казан дәүләт педагогия институтында белемен тагын тагын да тирәнәйтү. Хыялы тормышка аша егетнең, ул - студент. Гомерлек тормыш юлдашы, бәхете - таянычы булган Бәриясен дә шунда очрата ул.

- Укыган вакытта Бәрия белән дүрт ел очрашып йөрдек, - дип яшьлеген искә ала Хәтмулла Гәрәй улы. - Пар килүебезне алдан фаразлапмы, мөгаллимнәребез Роза апа белән Шәриф абый Асылгәрәевләр безнең бергә булуыбызны теләделәр. Кулга диплом алгач, икебезне дә ул елларда данлыклы булган Зур Сәрдек мәктәбенә җибәрделәр.

Яшь белгечләр белем дөньясына кереп чума. Байлангар урта мәктәбенә директор итеп билгеләнгәнче, Хәтмулла Вәккасов шул мәктәптә директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары буларак тәҗрибә туплый. 1985 елның гыйнвар аеннан Байлангар урта мәктәбе директоры булып эшли башлый.

-Мин килгәндә уку йорты бик аяныч хәлдә иде. Мәктәп коймалары авып ята, сыйныф бүлмәләре суык, идән ярыкларына аяк төшеп китә, язгы-көзге яңгырларда түбәдән су үтә, гомумән, балаларга да белем алу өчен бернинди дә шартлар юк иде,- ди, ул вакытта әле нинди юллар үтәсен башына да китермәгән, хәзер инде чәчләренә чал кунган, зур хөрмәткә лаек мөгаллим.

Тырышкан табар дигәндәй, яшь җитәкче кыенлыклардан чыгу юлларын эзли башлый һәм беренче уңышлар да озак көттерми. Шул ук елны мәктәпнең җылыту системасын җайга салырга, территорияне койма белән әйләндереп алуга ирешә ул. Ул чордагы "Маяк" хуҗалыгы рәисе Фәиз Кәримуллин мәктәпне база хуҗалыгы итеп билгеләгәч, уку йорты белән күмәк хуҗалык арасында тыгыз хезмәттәшлек башлана.

Хәтмулла Гәрәевичнең тормыш иптәше 37 ел балалар укыткан Бәрия апа бу елларны болай дип искә ала:

-Беренче эшебез белем бирү булса, икенчесе - һәрдаим колхозга булышып тору булды. Ул елларда эшкәртергә күп итеп чөгендер җирләре бирәләр иде. Хатын-кыз, бала-чага дип тору юк, һәммәбез, күмәкләшеп, зур-зур чөгендерләрне күтәреп ташыйбыз. Әле өстәвенә, кырда эшләүче механизаторларны татар дөньясы белән таныштырам: матур әдәбият әсәрләрен укып, эчтәлеген сөйлим.

Һәр сүзенең тәмен белеп, вәкарь белән, шул ук вакытта самими, ягымлы итеп сөйләүче бу ханым, һичшиксез, бик күпләрдә татар теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли алгандыр.

Директор, искене яңарту белән беррәттән, 264 урынга (бассейны, гаражлар белән) исәпләнгән яңа белем йорты салу турында да уйлый. Проекты эшләнеп, фундаменты салынган мәктәп, заманалар үзгәрү сәбәпле, тормышка ашмаган хыял гына булып кала. "Кышкы чатнама суыкмы, күз ачмаслык буранмы, иптәшем Казанга чыгып китте. Ничек йөреп кайтыр дип, керфек тә какмыйча, аны көтә идем. Бер барганда йә кешесен очрата алмый, икенче барса - документның яраклылык вакыты чыккан дип кайтаралар. Шулай 29 тапкыр барырга туры килде", - ди Бәрия апа.

Үз юлыннан тайпылмаган җитәкче байлангарлыларны яңа мәктәпле итә алмаса да, 1965 елда нигез салынган уку йортын бүген танымаслык дәрәҗәгә китереп яңартуга ирешә: һәр метрны төзәтү-яңарту эшләреннән башка, барлык мәктәп биналары металл сайдинг белән тышлана, 6 сыйныфка исәпләнгән янкорма, ашханә төзелә, җылылык системасы тулысынча газга тоташтырыла, капиталь ремонт ясала, район мәктәпләреннән беренче булып тәрәзәләрне "евро"га алмаштыру, спорт залы, хоккей мәйданчыгы булдыру һәм башка зур күләмле матди һәм физик көч сорый торган эшләр. Әлбәттә, монда район җитәкчелегенең, укытучыларның, ата-аналарның, район төзелеш оешмаларының да хезмәте бик зур. Боларны тормышка ашыру өчен, башын иеп, күп җитәкчеләрнең ишекләрен шакырга туры килгәнен, никадәр йокысыз төннәр үткәргәнен үзе генә беләдер.

Хәтмулла Вәккасов эшләгән чорда мәктәп яхшылар исемлегеннән төшмәде. Район мәктәпләре арасында үткәрелә торган конкурсларда, республикакүләм бәйгеләрдә һәрвакыт алдынгылыр рәтендә булды. Мәсәлән, 2010 елда республика күләмендә үткән "Матур мәктәп" - конкурсы лауреаты, 2014тә республикакүләм - "IT-чемпион" - конкурсы җиңүчесе, укучылар соңгы елларда республика олимпиадаларында иң югары дәрәҗәгә ирешәләр.

Хәтмулла абыйның 38 ел хезмәт дәверендә башкарган эшләре турында газета битләренә генә язып бетереп булмый. Җитәкчеләр тарафыннан да югары бәяләнгән аның хезмәте: Татарстан Республикасының атказанган укытучысы ул, "Иң яхшы директор" республика грантына ия, тагын Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләренә лаек. Быел "Кукмара районы алдындагы хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде. Дилбегәне башка җитәкчегә бирсә дә, мөгаллим бүгенге көндә балалар укытуын дәвам итә, 1999 елдан бирле "Татарстан - Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кукмара территориаль бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкара.

- Булды, җитәр, дип әйттем үземә, - ди Хәтмулла абый, елмаеп. - Инде миңа да ял итәргә вакыттыр. Гомерем буе үземә тиешлесен җиренә җиткереп эшләргә, җитәкче буларак кешегә каты бәрелмәскә, үземне төрле яктан үрнәк итеп күрсәтергә тырыштым. Хәзер менә иптәшем белән, балаларыбызга сөенеп, оныклар тәрбиялибез, атна саен кайтканнарын көтеп алабыз.

Ата-ана балаларында телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияли алган, өчесенең дә үз тормышлары. Уллары Айдар сәламәтлек саклау структурасында хезмәт куйса, Зөлфия - "Болгар" радиосында тапшырулар алып баручы (быел "Бәллүр каләм" премиясенә лаек булган), кече кызлары Гүзәл "Салават күпере" журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли.

-Үрнәк дәрәҗәдәге әти, җитәкче, бабай нинди була дип сорасагыз - нәкъ безнең Хәтмулла шикелле, - диде Бәрия апа саубулашканда. Бу, һичшиксез, шулайдыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев