Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда ике ел эчендә 12 спорт мәйданчыгы корылды

Район башлыгы Сергей Димитриев: -Ике ел эчендә поселок һәм авылларда 12 спорт мәйданчыгы корылып, яшьләргә һәм балаларга буш вакытларын файдалы үткәрү өчен шартлар булдырылды. "Нараткай" җәйге лагеренда да ашханәгә дүрт миллион сумлык, Зур Кукмарадагы "Ялкын" яшүсмерләр клубына 3 миллион 300 мең сумлык капиталь төзекләндерү үткәрелде. Поселокта күпфатирлы биш йортта 17...

Район башлыгы Сергей Димитриев:

-Ике ел эчендә поселок һәм авылларда 12 спорт мәйданчыгы корылып, яшьләргә һәм балаларга буш вакытларын файдалы үткәрү өчен шартлар булдырылды. "Нараткай" җәйге лагеренда да ашханәгә дүрт миллион сумлык, Зур Кукмарадагы "Ялкын" яшүсмерләр клубына 3 миллион 300 мең сумлык капиталь төзекләндерү үткәрелде. Поселокта күпфатирлы биш йортта 17 миллион 236 мең сумлык ремонт эшләре башкарылды. Юллар төзүгә 450 миллион сум акча тотылды. Төзелеш-ремонт эшләре әле дә дәвам итә: район Советы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, янгын сүндерү часте биналары, поселокта чиркәү төзекләндерелә, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча Чарлы мәктәбендә балалар бакчасы урнаштыру бара. Атлас Булатов исемендәге һәм Җиңү паркларында башкарылган эшләрне дә халык хуплап каршы алды, алар күпләр өчен ял итү, спорт белән шөгыльләнү урынына әверелеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев