Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов бәйрәм белән котлый
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтелә. Аның максаты - физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә җәмгыятьнең игътибарын тагын бер кат юнәлтү.
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр үткәрелүче инвалидлар декадасында аларның проблемаларын хәл итү буенча чаралар уздырыла, дәүләт һәм муниципаль органнарның карарлары кабул ителә.
Район инвалидлар җәмгыяте идарәсе исеменнән иң җылы һәм эчкерсез теләкләрне кабул итегез. Барыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, көчле рух, ышанычлы дуслар, янәшәгездә һәрчак сезне аңлаучы кешеләр булуын телим.
фото: sch14.edusev.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев