Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район хәрби комиссариатында чакыру комиссиясе эшләде (фото)

Язгы чакырылышта районыбызның 70тән артык егете армия хезмәтенә алыначак.

Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләр Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, "В", "С" категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган. Беренче төркем 18 апрельдә юлга кузгалачак.

Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге комиссия 30 булачак солдат белән аралашты. Егетләрнең кайда белем алулары, киләчәккә планнары, гаилә хәлләре, тәртип мәсьәләсе - берсе дә комиссия вәкилләренең игътибарыннан читтә калмады. Шунысы сөенечле: егетләрнең һәммәсе дә армиягә үз теләкләре белән баруларын әйттеләр.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев