Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район газетасы редакциясе “Әниләрне сөендерик” дигән акция игълан итә

(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). 27 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Әниләр көне - күңелгә иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Ул газиз әниләрен мәңгелеккә югалтканнарда сагыш-моң уятса, иң сөекле кешеләренең исәнлегенә шөкер итеп яшәүчеләргә әниләрен тагын бер тапкыр сөендерү өчен менә дигән форсат та. Бәйрәмгә бүгеннән үк бүләкләр әзерли башлыйк. "Хезмәт даны" газетасына...

(2 ноябрь, Кукмара, "Хезмәт даны"). 27 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Әниләр көне - күңелгә иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Ул газиз әниләрен мәңгелеккә югалтканнарда сагыш-моң уятса, иң сөекле кешеләренең исәнлегенә шөкер итеп яшәүчеләргә әниләрен тагын бер тапкыр сөендерү өчен менә дигән форсат та. Бәйрәмгә бүгеннән үк бүләкләр әзерли башлыйк. "Хезмәт даны" газетасына яртыеллык подписка да алар өчен кирәкле, файдалы бүләк булыр.

Редакция 3 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр "Әниләрне сөендерик" дигән акция үткәрә. Шушы вакыт эчендә район газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәткән яки күчермәсен почта аша юллаган абунәчеләр арасында иң бәхетле кеше махсус призга ия булачак. Приз эләкмәгән очракта да яртыеллык подписка әниләребезгә зур сөенеч алып килер. Акциягә 23 ноябрьдә йомгак ясалачак.

Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" газетасы редакциясе.

Акциянең сроклары - 2016 елның 3-23 ноябре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев