Район басуларында урып-җыю дәвам итә
Районыбыз басу-кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 24 августка алынган мәгълүматларга караганда, игеннәрнең 52 проценты җыелган, барлыгы 63308 тонна ашлык суктырылган. Һәр гектардан уртача 40,1 центнер уңыш чыга. Басу-кырлардан 5500 тонна салам җыеп алынган. Шул ук вакытта уҗым культуралары өчен җир эшкәртү эшләре дә бара. Бүгенге көндә 14500 гектар җир уҗым культураларын чәчү өчен хәзерләнгән, 3800 гектар җир туңга сөрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев