Район башлыгы Сергей Димитриев: матди байлык белән рухи кыйммәтләр тәңгәл килергә тиеш
-Сергей Димитриевич, ел башында сезнең белән әңгәмә үткәрелеп, быел башкарылачак эшләр барланган иде. Инде аларга йомгак ясар вакыт та җитте... -Ел җитештерүчән хезмәт белән узды дип әйтергә тулы нигез бар. Узган ел 7 миллиард 600 миллион сумлык тулаем продукция җитештерелгән булса, быел бу күрсәткечне 8 миллиард 500 миллион сумга җиткерү...
-Сергей Димитриевич, ел башында сезнең белән әңгәмә үткәрелеп, быел башкарылачак эшләр барланган иде. Инде аларга йомгак ясар вакыт та җитте...
-Ел җитештерүчән хезмәт белән узды дип әйтергә тулы нигез бар. Узган ел 7 миллиард 600 миллион сумлык тулаем продукция җитештерелгән булса, быел бу күрсәткечне 8 миллиард 500 миллион сумга җиткерү өчен тырышабыз. Илдә бара торган икътисади кризисны исәпкә алсак, үсешкә ирешү уртак хезмәтебезгә уңай бәя булып тора. Быел күп кенә объектлар сафка басты. Шул исәптән, Кукмарада 260 урынлы балалар бакчасы, Күкшелдә фельдшер-акушерлык пункты, Мәмәширдә мәдәният йорты куллануга тапшырылды, район үзәк дәваханәсенең балалар консультациясе бүлегендә һәм тудыру йортында зур күләмле реконструкция эшләре төгәлләнде. Дәваханә каршындагы иске йортны алдыру артыннан гына да күпме йөрергә туры килде. Барлыгы 520 миллион сумлык юл төзү-ремонтлау эшләре башкарылды, узган ел бу күрсәткеч 180 миллион сум иде. Мәктәпләр, күпкатлы йортлар ремонтланды. Бу эшләрнең барысын да санап бетерү мөмкин түгел, алар газета битләрендә яктыртылып барылды. Ел башында булган әңгәмәдә әйтелгән ике бурыч кына әле үтәлеп бетмәде. Берсе - поселок үзәген ямьсезләп торучы ресторан бинасы, киләсе елга аны инвестор ярдәме белән яхшылап ремонтлап, заманча затлы ресторан ачу күздә тотыла. Икенче бурыч базар янындагы ашханә бинасын үзгәртү иде, бүгенге көндә ул сүтелә башлады. Биредә кинотеатр, балалар өчен күңел ачу мәйданчыгы, затлы киемнәр сату нокталары булган зур бина сафка басачак. Аларны поселокка ямь биреп торырлык итеп эшләп чыгарга кирәк.
-Поселок инде быел да күзгә күренеп үзгәрде.
-Әйе, без халык белән уртак тел таба алдык. Үзегез беләсез, күпкатлы йортларның ишегаллары гаражлар, иске сарайлар белән тулган иде, алар эчкечеләр, наркоманнар һәм башка начар ниятле кешеләр өчен аулак җир булып та торалар. Бу корылмаларның күбесе сүтелде, урыннары җыештырылды, ишегалларында балалар өчен уен мәйданчыклары корылды, урам баганаларына 600дән артык яктырткыч лампалар куелды, тротуарлар ясалды. Сүз уңаеннан, язгы-җәйге айларда поселок урамнарында барлыгы 10 чакрым озынлыкта тротуарлар салынды. Бу эш киләсе елга да дәвам итәчәк: үзәк урамнарга, барлык мәктәпләргә, балалар бакчаларына илтүче юл буйларына тротуарлар ясалачак. Поселокны, авылларны төзекләндерүгә халык үзе дә зур өлеш кертте. Үзара салым хисабына халыктан 10 миллион сум акча җыелды, моңа дәүләт 40 миллион сум өстәде. Бу акчаларның халык мәнфәгатьләре өчен тотылачагына кайберәүләр шикләнеп караганнар иде. Җәй буе башкарылган эшләрне күргәннән соң, үзара салым җыюның кирәкле гамәл икәнен аңладылар. Үзара салым акчалары хисабына районда гомуми озынлыгы 35 чакрым, бәясе 20 миллион 251 мең сумлык юллар төзелде, алар барысы да комиссия тарафыннан кабул итеп алынды, бу юлларның торышы киләчәктә дә контрольдә булачак. Поселокта күпфатирлы йорт ишегалларында машина кую урыннарын рәтләү, җәяүлеләр өчен брусчатка юллар салу, балаларга уен мәйданчыклары ясау 5 миллион 428 мең сумга төште. Кайбер авыл җирлекләрендә киләсе елда үзкертем акчаларын күбрәк итеп - 400-500 сум җыярга кирәк дигән фикерләр дә әйтелде. Чөнки авылларда да бу хисапка күп мәсьәләләр хәл ителде: юллар, чишмәләр, су башнялары ремонтланды, урамнарга яктырткыч лампалар куелды. 2016 елда поселокта үзкертем акчаларына күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерүне дәвам итеп, спорт корылмалары, өлкәннәргә ял итү өчен эскәмияләр куелачак.
-Парк һәм скверлар елы уңаеннан башкарылган эшләрне дә халык хуплап каршы алды.
-Әле эш төгәлләнмәде. Җиңү паркына районыбыздан чыккан геройларның бюстларын урнаштыру, парк каршындагы мәйданга төсле музыкаль фонтан кую, сүтелми торган сәхнә ясау планлаштырыла. Атлас Булатов исемендәге паркка шушы көннәрдә генә спорт корылмалары (урам фитнесы) урнаштырылды. Металл савыт-сабалар заводы ярдәме белән 14кә 21 метрлы балалар мәйданчыгы алынган иде, бүгенге көндә аны урнаштыру бара. Кышын чаңгыда, җәен роликларда, велосипедта йөрү өчен гомуми озынлыгы 2 ярым чакрымлы юл салынды. Кешегә сәламәт булу өчен көн саен 10 мең адым атларга кирәк ди бит, брусчатка түшәлгән юлдан җәяүлеләр дә саф һава сулап йөри алалар. Биредә шулай ук карусель кую, балалар кафесы төзү нияте дә бар. Стадионда 30 миллион сумлык эшләр башкарылды, анда да киләсе елда яктыртылган чаңгы һәм велотрасса булдыру, аны тау чаңгысы базасы белән тоташтыру күздә тотыла.
-Районда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тагын да артачак дигән сүз.
-Халыкны, бигрәк тә балаларны компьютер каршыннан кузгалтып, спортка тартырга кирәк. Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә күндерү зарур. Шуны күздә тотып, 2016 ел районыбызда спорт һәм яшьләр сәясәте елы дип игълан ителәчәк.
- Татарстанда киләсе ел сусаклагыч зоналар елы дип игълан ителә бит. Бу уңайдан нәрсәләр эшләү күздә тотыла?
-Поселокның Гагарин урамына самовар урнаштырылган иде, шуның әйләнә-тирәсен төзекләндерү, шулай ук элек иске хәрби комиссариат бинасы торган урынны җыештырып, елга буйларын тәртипкә китереп, шул җиргә паровоз урнаштыру хыялы бар: халык килсен, ял итсен, фоторәсемгә төшсен. Күп җирдә су буйлары чүп-чар, ауган агачлар белән тулган. Аларны да җыештырып, сулыкларны тәртипкә китерергә кирәк.
-2016 елда нинди зур объектлар төзү планлаштырыла?
-Лельвижда 100 урынлык, Түбән Чурада 50 урынга исәпләнгән клублар төзеләчәк. Лубян, Урта Комар, Зур Кукмара, Сәрдекбаш мәктәпләре ремонтланачак. Район мәдәният йорты да күптән ремонтка мохтаҗ иде, анда, шулай ук Түбән Өскебашта клуб төзекләндереләчәк. Район үзәк дәваханәсендә дә ремонт эшләре тулысынча төгәлләнмәде әле, киләсе елда да ул дәвам итәчәк. Шулай ук күпфатирлы биш йорт капиталь төзекләндереләчәк. Күпфатирлы йортлар салу дәвам итә. Бүгенге көндә өчәр катлы биш йорт салына, берсе инде куллануга әзер. Гафиятуллин урамында биш катлы йорт төзелә башлады, тагын ике биш катлы йорт төзүгә әзерлек бара. Моннан тыш, Маяковский урамында өчәр катлы дүрт йорт төзелә башлады. 2016 елда халыкны авария хәлендәге торактан күчерү программасын да төгәлләүне бурыч итеп куябыз. Бу программа нигезендә поселокның Мирсәй Әмир урамында, Лубянда бер-ике фатирлы йортлар салына. Киләсе елга да юллар төзү, урамнарны яктырту буенча эшләр дәвам итәчәк. Үзебезнең ышанычлы төзелеш оешмалары булу барлык программаларны уңышлы һәм вакытында башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.
-Үткән әңгәмәбездә Кукмарада сәнәгать паркы булдыру кирәклеге турында да әйтелгән иде.
-Бу юнәлештә эш бара. Быел 30 миллион сумлык эш башкарылып, территориясе койма белән әйләндереп алынды, су, канализация трассасы салынды. Киләсе елга юл төзү, электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк булачак. Биредә сөт һәм ит комбинатлары, металл савыт-сабалар заводының бер цехы һәм башка җитештерү объектлары сафка басып, 2 мең кешегә хезмәт урыннары булачак.
-Эшмәкәрләр арасында җитештерүчеләргә караганда, әзер продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнүчеләр күбрәк кебек...
-Төрлесе - хезмәт күрсәтүчеләр дә, сатучылар да, товар җитештерүчеләр дә бар. Ләкин безгә җитештерүне үстерүгә тагын да күбрәк игътибар бирергә, конкурентлыкка сәләтле продукция эшләп чыгару өчен тырышырга кирәк. Бер төркем район башлыклары белән бергә быел Кытайда, Сингапурда булып кайттык. Без анда күбрәк җитештерү предприятиеләренең эше белән таныштык, инвесторлар белән очраштык. Бу илләрдә хуҗасыз, буш яткан бер генә метр җир дә, бина да юк. Кая карама - товар җитештерәләр, хәтта күпер асларындагы җирне дә буш яткырмыйлар. Безнең район территориясенә ике Сингапур сыя. Бездә 52 мең халык яши, аларда -биш миллионнан күбрәк. Күз алдына китерегез: тормышны алып бару өчен аларга никадәр югары җитештерүчәнлек кирәк! Бездәге иркенлектән, табигый байлыклардан тиешенчә файдалана белмибез. Җиребез булса - чүп үстерәбез, хәтта гектарлап җир алган кайбер фермер хуҗалыкларының басуларында да юньләп ашлык үстерә алмыйлар. Шул ук вакытта зур җитештерүчәнлек белән эшләүче Вахитов исемендәге, "Урал" хуҗалыкларына җир җитми. Быел "Урал"да да 1000 терлек сыешлы яңа мегаферма сафка басты, киләсе елларда да бу хуҗалыклар яңа терлекчелек корпуслары төзүне планлаштыралар. Маллар саны тагын да артачак дигән сүз. Агрофирмаларга да продукция җитештерүне арттыру юлларын эзләргә кирәк. Шулай ук авыл халкына күпләп мал асрау өчен мөмкинлекләр тудыру, кызыксындыру чаралары күрү зарур. Шәхси хуҗалыкларның күбесендә зур-зур мал сарайлары буш тора, ә үзебез авылда эш булмаудан зарланабыз. Мал-туар, кош-корт янында балаларга да әзрәк шөгыль табылыр иде, югыйсә, хезмәт тәрбиясе дигән нәрсә онытылып бара.
- Быел поселокта яшьләр тарафыннан башкарылган күңелсез күренешләр -Җиңү паркындагы фонарьларның аударылуы, утыртылган агачларның йолкынуы да сагаерга мәҗбүр итә: тәрбиялелек ягыннан нык аксыйбыз бугай...
-Кешене бер көндә генә тәрбияләп булмый. Кечкенәдән әхлак нормаларына, сәламәт яшәү рәвешенә күнектерергә, хезмәткә өйрәтергә кирәк. Ел саен районда биш мең төп агач утыртачакбыз дип ниятләдек, быел шуның кадәр утыртылды да. Балаларның, яшьләрнең үзләрен бу эшкә тартырга кирәк, ләкин мәҗбүр итеп түгел, кызыксындырып. Үзе утырткан агачны үзе йолкымый инде ул. Бүген нәрсәдер төзү, булдыру гына түгел, аны саклау, киләсе буынга җиткерү дә мөһим. Бу матди байлыкларга гына түгел, рухи кыйммәтләргә дә кагыла. Тормышта барысына да - эшкә дә, файдалы ял итүгә дә, спорт, мәдәният дөньясында кайнарга да вакыт җитәргә тиеш.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәне Гөлгенә Шәрипова алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев