Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Димитриев Өлге авылында яшәүче Мөбарәкҗан абый Салиховны юбилее белән котлады (фото)

Бүген Өлге авылында яшәүче Мөбарәкҗан абый Салихов үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, туган көн иясенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар...

Бүген Өлге авылында яшәүче Мөбарәкҗан абый Салихов үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, туган көн иясенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар да өлкәннәргә үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.

Мөбарәкҗан абыйның пар канаты Хатирә апа да читтә калмады: аңа район башлыгы Ленинград блокадасын өзүдә катнашканы өчен Санкт Петербург шәһәре җитәкчелеге тарафыннан җибәрелгән махсус бүләкне бирде.

Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховларның тормыш коруларына быел 62 ел тула. Алар икесе дә сугыш ветераннары. Тормышның бар авырлыкларын үз җилкәләрендә татырга туры килә өлкәннәргә. Мөбарәкҗан абый сугыштан соң Донбасс якларында эшли, күп еллар МТСта, һәм "Сельхозтехника"да хезмәт куя. Хатирә апа исә 33 ел Кукмараның вокзал почтасында эшли. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Асия ханым гаиләсе белән Өлге авылында яши, Әлфия апа исә Казан шәһәрендә гомер кичерә.

"Тигез, матур гомер кичерүнең сере - бер-береңне аңлап, санлап, хөрмәт итеп яшәүдә", - диләр алар. Алга таба да сау-сәламәт булып, тигезлектә яшәргә язсын сезгә!

Алсу ИДРИСОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев