Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Димитриев: Кукмараның киләчәге үз кулыбызда

-Сергей Димитриевич, журналистикада, яңа вазыйфага керешүнең 100 көнлеге уңаеннан, җитәкчеләрдән интервью алу традициясе бар. Ә сезнең районны җитәкли башлавыгызга тиздән 900 көн була. Шушы вакыт аралыгында газетабызда ике тапкыр сезнең белән күләмле әңгәмәләр оештырылып, башкарыласы эшләр, күңелегездә йөргән уй-ниятләр, борчыган проблемалар белән уртаклашкан идегез. Аларның күбесе тормышка ашырылды яки бүгенге...

-Сергей Димитриевич, журналистикада, яңа вазыйфага керешүнең 100 көнлеге уңаеннан, җитәкчеләрдән интервью алу традициясе бар. Ә сезнең районны җитәкли башлавыгызга тиздән 900 көн була. Шушы вакыт аралыгында газетабызда ике тапкыр сезнең белән күләмле әңгәмәләр оештырылып, башкарыласы эшләр, күңелегездә йөргән уй-ниятләр, борчыган проблемалар белән уртаклашкан идегез. Аларның күбесе тормышка ашырылды яки бүгенге көндә хәл ителү стадиясендә. Шул ук вакытта әле кул тимәгәннәре дә бардыр. Әйдәгез, барысын да тагын бер кат барлап үтик әле.

-Әйе, район белән җитәкчелек итүгә алынганда мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган төп бурычны - халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуны эшчәнлегемнең төп юнәлеше итеп кабул иткән идем, ул хәзер дә шулай булып кала. Районда башкарылган барлык эшләр - төрле тармакларда товар җитештерүне арттырумы, дәүләт программалары нигезендә алып барылучы төзелешләрме яки иганәчеләр ярдәменә таянып, үз көчебез белән оештырылган социаль чаралармы - барысы да кукмаралыларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.

-Әңгәмәләрнең беренчесендә сез поселокны үзебезгә яшәү өчен уңайлы, төзек, матур, ә килгән кунаклар алдында йөз кызармаслык итеп күрәсе килә, дигән идегез һәм аны чистарту, яшелләндерү, юлларны рәтләү, тротуарлар ясау, чүп савытлары кую, күпкатлы йорт ишегалларында кирәксез корылмаларны сүтеп, тәртип урнаштыру бурычын куйдыгыз.

-Бу юнәлештә инде ике ел дәвамында эзлекле эш алып барыла. Аларның һәркайсына аерым тукталырга кирәкмидер, чөнки барысы да халыкның күз алдында. Шуңа аерым саннарны гына әйтеп үтәм: ике ел эчендә район үзәгендә урамнарга гомуми мәйданы 16 мең квадрат метр булган тротуарлар ясалды, 2480 төп агач һәм 1325 куак утыртылды, 250 данә чүп савытлары, 140 эскәмия урнаштырылды, 18 күпкатлы йорт ишегаллары төзекләндерелеп, 80 процентына асфальт түшәлде, 39 балалар мәйданчыклары ясалды, җиде тукталышка павильоннар куелды. Бу эшләргә кукмаралылар үзләре дә үзара салым акчалары белән зур өлеш керттеләр. Поселокның Ленин урамында электр баганалары алыштырылды. Баганалар һәм энергиясаклагыч лампочкалар сатып алу өчен халыктан җыелган 4 миллион сум үзара салым акчалары тотылса, республика программасы нигезендә 9 миллион сумга җир астыннан баганаларга кабель сузылды. Магистральная урамына да шундый ук баганалар куелачак. Поселокның күпкатлы йорт яннарын иске сарайлар, файдаланылмый яткан корылмалар, теләсә кая рөхсәтсез салынган гаражлар каплап алган иде. Бу, бер яктан, бик ямьсез булса, икенче яктан, янгын чыгу куркынычын тудыра. Аларны сүтү, чистарту буенча инде ике ел дәвамында эш бара. Халыкның күпчелеге безне аңлады, чөнки чистартылган урыннарда балалар өчен уен, өлкәннәр өчен ял итү, спорт белән шөгыльләнү, машина кую мәйданчыклары ясала. Әле менә Кукмара 3нче урта мәктәбе янында гаражлардан бушаган урынга зур теннис мәйданчыгы ясарга планлаштырабыз. Мондый тәртип урнаштыру безнең үзебез, аеруча балалар өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев