Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Димитриев киез итек-киез комбинаты коллективын 150 еллыгы белән котлады

Хөрмәтле киез итек-киез комбинаты коллективы, ветераннары! Сезне ихлас күңелдән комбинатның 150 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Кукмара үзенең уңайлы, җылы һәм сәламәтлеккә файдалы итекләре белән инде күптән дан тота, алар районыбызның визит карточкасына әверелде. Шуңа күрә бу юбилей сезнең генә түгел, барча район халкы өчен дә зур бәйрәм. Итек фабрикасы...

Хөрмәтле киез итек-киез комбинаты коллективы, ветераннары! Сезне ихлас күңелдән комбинатның 150 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Кукмара үзенең уңайлы, җылы һәм сәламәтлеккә файдалы итекләре белән инде күптән дан тота, алар районыбызның визит карточкасына әверелде. Шуңа күрә бу юбилей сезнең генә түгел, барча район халкы өчен дә зур бәйрәм. Итек фабрикасы Бөек Җиңүгә дә саллы өлеш керткән: сугыш елларында фронтка 1,5 миллионнан артык пар итек эшләнеп, яу кырыннан кайткан 6 миллион пар итек төзекләндереп җибәрелгән. Сугыштан соң фабрика киез итек-киез җитештерү буенча илебездә әйдәп баручы предприятиеләрнең берсенә әверелгән. Туксанынчы еллар кризисы, илдәге авыр икътисадый хәл дә аны аяктан ега алмады, бүгенге көндә комбинат уңышлы һәм тотрыклы эшләп килә, эшчәнлеген тагын да киңәйтеп, бик күптөрле, заманча продукция җитештерә. Район бюджетын тулыландыручы предприятиеләрнең берсе ул. Без сезнең фидакарь хезмәтегез белән ихлас горурланабыз, Кукмара итекчеләре! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, һәр көнгә шатланып яшәвегезне телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев