Радик Камалиев: Юбилей көнемдә җинаятьче эзләргә туры килде
Совет милициясе оешуга - 100 ел Район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Радик Камалиев белән инде күптән таныш булсак та, иркенләп сөйләшеп утырган, хезмәтенең нечкәлекләре хакында бер дә тәфсилләп кызыксынган юк иде. Бәйрәм уңаеннан, ниһаять, җай чыкты: полиция подполковнигы белән әңгәмә корып, аның хезмәт юлын барладык.
-Минем хокук саклау өлкәсендә эшли башлавыма да 20 елдан артып китте. Хәтта ышанасы да килми. Ә инде үзгәрешләргә килсәк... җир белән күк арасы, - ди ул. - 1996 елның сентябрендә бүлекнең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсенә оперуполномоченный итеп билгеләнгәннән соң, тормыш минем өчен бөтенләй башка яктан ачылды. Эшне каян башларга, җинаятьчеләрнең эзенә ничек төшәргә? Башта мең төрле сорау. Уйлап йөрү генә түгел, хезмәтеңнең нәтиҗәсе дә булырга тиеш бит әле. 1997-99 елларда урлау, талауларның чиге булмады. Дежур частька көн саен я сумка урлау, я фатир басу, я кешенең баш киемен салдыру кебек хәбәрләр алына. Үтерүләр дә елга бишәр теркәлә иде. Ярый ла явыз гамәл кылучыларның һәммәсен дә ачыклый алсаң. Ачылмый калган җинаятьләр өчен аеруча нык борчыла идек. Берничә елдан Кукмарага, районыбыз авылларына наркотик матдәләр үтеп керә башлады. Мәк, киндердән ясалган наркотикларны, героин куллану, аларны алу-сатучыларның эзенә төшү өчен аеруча игътибарлы, "очлы" күзле булу кирәк. Үз хезмәтемне яратып, күңел биреп башкаргангадыр инде, беркайчан: "Булды, җитте", - дип кул селтәгәнем булмады. Һәр эшне егетләр белән бергәләп, җиренә җиткереп башкарырга тырыша идек. Хәзер дә әлеге бүлектә эш җиңелләрдән түгел, хәтта кыенрак та. Мәгълүмати технологияләр заманында яшәгәнлектән, җинаятьчеләрне тоту күпкә авырлашты, интернет челтәре, банк карталарыннан алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр саны елдан-ел арта. Террорлык һәм экстремистлык белән бәйле җинаятьләрне булдырмау өчен дә шактый тырышырга кирәк. Һәр кешенең, шул исәптән җинаятьченең дә ниндидер йомшак ягы була. Әмма шахмат партиясендәге шикелле кешене "финиш"ка алып килеп җиткерү бик авыр. Шунлыктан үз максатыңа ирешү өчен кайберләре белән озаклап сөйләшеп утырырга, алар сыман уйларга, фикер йөртергә туры килә. Каргыш, янауларны да күп ишетәсең. Миннән еш кына: "Синдә җинаятьчеләргә карата нәфрәт туамы?" - дип сорыйлар. Юк. Безнең хезмәт закон нигезендә җинаятьне ачудан гыйбарәт. Ә аларга исә Аллаһы Тәгалә иртәме-соңмы барыбер үз җәзасын бирә.
Әлеге бүлектә 11 ел эшләү дәверендә Радик Камалиевның күңеленә уелып калган җинаятьләр дә бардыр, мөгаен.
-Андыйлар бик күп инде. Шулай да берничәсе аеруча хәтердә саклана, - ди полиция подполковнигы. - 1997 елның февралендә, миңа 30 яшь тулган көнне Кукмараның Лев Толстой урамында ике кешене кыргыйларча үтерү булды. Дуслар, туганнар бәйрәмгә чакырылган иде. Тиешле вакытка барысы да җыйналганнар, мине көтәләр. Әмма миндә туган көн кайгысымыни?! Хәл болайрак була: төрмәдә утырган вакытта ике ир арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Боларның берсе тоткынлыктан - иртәрәк, ә икенчесе соңрак кайта. Соңгысы Кукмарага "ахирәте"нең хәлен белергә килә. Бергәләп спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, тоткынлыктагы хәлне исенә төшергән кунак йорт хуҗасын һәм ул өйдәге тагын бер ир-атны суя һәм ул урыннан кача. Эзләү-тикшерү эшләре нәтиҗәсендә аның тимер юл вокзалыннан Шәмәрдәнгә кадәр кар ерып, җәяүләп барганы билгеле булды. Оператив төркем, пүнәтәйләр белән бергәләп без дә тимер юл буйлап ул юлны уздык. Коточкыч җинаятьченең эзенә төшеп, Саба районыннан булуын ачыкладык. Ул хәтта аяк киемен дә яланаяк кына кигән була, аны эзләп тапканнан соң, кызганып, үзенә оекбаш та бирдек әле. Минем юбилей әнә шулай узган иде.
Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев