Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент Кукмарага бәйрәм рухы бүләк итте

Кичә районыбызга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аның район белән танышуы "Урал" хуҗалыгыннан башланды. Республика лидеры Кукмарадагы күпфатирлы торак йортны ачуда катнашты һәм Нурминкә яр буенда алып барылган төзекләндерү эшләре белән танышты. Чыннан да, Кукмара бәйрәм итте, Кукмара гөрләде бу көнне. Чөнки озак еллар дәвамында авария...

Кичә районыбызга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аның район белән танышуы "Урал" хуҗалыгыннан башланды. Республика лидеры Кукмарадагы күпфатирлы торак йортны ачуда катнашты һәм Нурминкә яр буенда алып барылган төзекләндерү эшләре белән танышты.

Чыннан да, Кукмара бәйрәм итте, Кукмара гөрләде бу көнне. Чөнки озак еллар дәвамында авария хәлендәге торакта көн күрүчеләр яңа фатир ачкычларына ия булсалар, әле узган ел гына күз карашы да төшмәслек булган Нурминкә яр буе берничә ай эчендә төзекләндерелеп, рәхәтләнеп ял итәрлек күркәм ял зонасына әверелде. Әлбәттә, болар барысы да республика күләмендәге махсус программалар нигезендә һәм республика җитәкчесенең безнең районга карата булган хәерхаһлы карашы нәтиҗәсендә башкарылды. Кукмаралыларның әлеге шатлыкларын уртаклашканчы, Президент иң элек урып-җыю эшләре белән танышты.

Очрашып сөйләшү "Урал" хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында башланды. Республика җитәкчесен Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Сергей Димитриев, әлеге хуҗалыкта урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, районның хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары каршы алды.

-Бүгенге көндә игеннәр 70 процент мәйданда җыелды. Бу - 21,5 мең гектар дигән сүз, - дип, кунакларны урып-җыю барышы белән таныштырды район җитәкчесе Сергей Димитриев. - Игенчеләребез көн саен 4,1 мең тонна бөртеклеләрне җыеп алалар, бер гектардан уртача 31,6 центнер уңыш чыга. Быел әлегә 68 мең тонна ашлык амбарларга салынды.

Район җитәкчесе үз чыгышында терлекчелек тармагына да тукталды. "Терлекләрнең баш саны узган елгылар белән чагыштырганда күпкә артык. Районыбыз сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтендә бара. Көн саен дәүләткә 202 тоннадан артык сөт тапшырыла", - диде ул.

-Кукмара - Кукмара инде ул, тирә-күрше районнар да сездән үрнәк алып эшли һәм яши, - дип, Рөстәм Миңнеханов районыбыз эшчәнлеген, авыл хезмәтчәннәренең хезмәтен уңай бәяләде. -Авыл хуҗалыгының башка тармакларын да үстерергә, аеруча терлекләрнең баш санын тагын да арттырырга кирәк.

Терлекчелек турында сүз Түбән Казаклар авылындагы мега-фермада да дәвам итте. Республикада иң яхшылардан саналган "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов әйтеп үткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру - бер мең савым сыерга исәпләнгән мега-ферманы төзү өчен 300 миллион сум акча тотылган. "Карусель" дип аталган заманча сыер саву залы булган комплексның җитештерү куәте - тәүлегенә 60 тонна. Биредә тагын бер мал торагы төзү эшенә тотынганнар.

Республика Президенты урып-җыю эшләренең барышы, басу-кырларның торышы белән танышу максатыннан, вертолет белән район кырларын да карап узды. Түбән Казаклар, Янил, Югары Чура, Ядегәр, Нырья, Урта Комар, Березняк, Әсән-Елга, Киндеркүл авылы өсләреннән узып, урып-җыю темплары белән кызыксынды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең эш сәфәре барышында яңа йортка күченүчеләрнең дә сөенечен уртаклашты. Республика һәм федераль торак программаларында катнашучылар өчен поселокның Гафиятуллин урамында сафка баскан өч катлы йортта 21 гаилә яшәячәк.

-Начар фатирда яшәгән кеше үз борчуын үзе генә белә. Шуңа күрә Россия Президенты кул астында хәл ителүче программа буенча республикабызда зур күләмдә эш алып барыла, - дип билгеләп үтте ул. - Кукмара районында зур үзгәрешләр барганын күрәбез. Биредә киләчәккә өмет бар. Бу эшләрдә күп хезмәтне, әлбәттә, җитәкчегез куя. Безнең тарафтан алга таба да ярдәм булачак. Барыгызны да бүгенге тантана белән котлыйм, фатирларыгызның рәхәтен, игелеген күрегез!

Программа кысаларында быел районда өч йорт файдалануга тапшырылды, тагын дүртесендә төзелеш эшләре бара. Район башлыгы Сергей Димитриев сүзләренә караганда, киләчәктә авария хәлендәге фатирларда яшәүчеләрнең барысын да яңа йортларга күчерү планлаштырыла.

-Әлеге фатирны өч дистә елга якын көттек, - ди бистәбезнең Пугачев урамыннан күченгән Гүзәлия ханым Таһирова. - Элеккеге йортыбызда тормыш-көнкүреш өчен бернинди мөмкинлек тә юк иде: суны колонкадан ташыдык, мичкә утын яктык, бәдрәф тә урамда. Ике бүлмәле яңа фатирда улым һәм кызым белән бергә яшәячәкбез. Биредә шулкадәр рәхәт, сөенеп бетә алмыйбыз. Республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәтебез чиксез зур.

Ә бу вакытта Нурминкә яр буенда халык җыела торды, һәркем республиканың мәртәбәле кунакларын көтте. Аларны биредә "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның кул эшләреннән торган күргәзмә -мастер-класс, район үзешчәннәренең чыгышлары белән каршы алдылар.

Нурминкә буе чынлап та сокланып, тел шартлатырлык булып үзгәрде шул. Шәһәрләрдәге ял итү урыннарыннан бер дә ким түгел. Әле кайберләреннән артык та булмаса. Кайсы район үзәге амфитеатры, ягъни яр буендагы ачык тамаша залы белән мактана ала икән?! Ә бездә ул бар: эскәмияләргә утырып, сәхнәдәге чыгышларны карарга була. Рөстәм Миңнеханов та тамашачылар арасына урнашып, сәнгать мәктәбенә йөрүче балаларның чыгышын бик кызыксынып күзәтте. Бирегә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә коляскалары белән төшеп, яр буенда йөри ала. Әлбәттә, Нурминкә яр буеның матурлануына Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманның да өлеше зур.

-Әле алга таба да башкарасы эшләр шактый. Быелга уй-планнарның беренче этабы гына үтәлде, - дип, үз хезмәтенә тыйнак кына бәя бирде ул.

...Эленмәле лампочкалар яктыртып торган яр буе кичке якта сихри төскә керә. Кайчандыр биредә ташландык булган, агач-куак баскан урын икәнен искә төшерәсе дә килми. Әлеге матурлыкның безнеке булуына ышанмыйча, хәтта тын кысылып куя. Саклый алсак иде аны.

Анатолий Иванов, Мамадыш районы башлыгы:

-Чыннан да, матурлана, көннән-көн төзекләнә Кукмара. Без, Сергей Димитриевич белән аралашып, ярдәмләшеп, бер-беребездән өйрәнеп, аңлашып эшлибез. Элек Кукмара халкы безгә ял итәргә килә иде, хәзер исә безнекеләр сезгә юл алыр. Бу шулай булырга тиеш тә.

фото: http://president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев