Почтада урак өсте: газета-журналларга язылу бара
-"Хезмәт даны"на языласы иде. Бу яртыеллыкта онытылган алайса, даими рәвештә район тормышы белән танышып бармагач, нидер җитмәгән сыман булды. Үзебезнең гәҗит күңелгә аеруча якын шул, - дип сөйләнә-сөйләнә редакциягә керүчеләрнең тавышын ишетү йөрәккә сары май булып ята.
Мәгълүмати технологияләр заманында яшәгәнлектән вакытлы матбугатка язылучыларның саны елдан-ел кимесә дә, шөкер, район газетасы үз укучыларын югалтмый. Әнә бит, Кукмара почтамтының газета-журналларга яздыру бүлеге инженеры Ләйсәния Шәрәфиева да:
-Барлык подписканың 25 процентын район газетасы алып тора, - дип куандырды. - Ярты елның узганы сизелмәде дә. Әле кайчан гына газета-журналларга язылу кампаниясен башлап җибәреп, планны беренчеләрдән булып үтәгән идек, анысы төгәлләнеп, инде 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен яздыра башладык. Узган ел республиканың иң күп укый торган районнары исемлегенә керүебез исә - барыбызның уртак тырышлык. Быел да бердәм рәвештә тырышып эшләп, әлеге дәрәҗәне югалтмаска исәп.
Сер түгел, соңгы елларда "Россия почта"сында күп үзгәрешләр, шул исәптән оптимизация шаукымы нәтиҗәсендә почтальоннарның эш вакыты, хезмәт хаклары да кыскарды. Бу кайбер почта бүлекчәләрендә кадрлар белән бәйле кыенлыклар китереп чыгарды. Хәзер почтальоннар сафын күбрәк үз эшенә бирелгән, авырлыкларга карамастан, һөнәренә тугры калган хезмәткәрләр тәшкил итә. Вакытлы матбугатка яздыру чорында да иң күп авырлык, әлбәттә, алар җилкәсенә төшә.
-Үз эшеңне яратсаң, бернинди авырлыгы юк аның, барысына да өлгерергә була, - ди Кукмараның Майский, Гвардейский, Завод һәм Горький урамнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтүче почтальон Илсөяр Галиева. - Әлеге вазыйфаны инде тугыз елдан артык башкарам. 400гә якын хуҗалыкның кайсында кемнәр торуын беләм, һәммәсенең холыкларына кадәр өйрәнеп беттем. Шунысы сөенечле: өлкәннәрдән дә, яшьләрдән дә үз адресыма карата рәхмәттән башка бернинди авыр сүз ишеткәнем булмады. Алга таба да шулай була күрсен.
Илсөяр ханым үзенә билгеләнгән урамнарны көн саен диярлек йөреп чыга икән. Лаеклы ялда булган 294 кешегә пенсия, 186 кешегә субсидия өләшә, өч меңгә якын газета-журнал, 900 данә реклама белешмәсе, 2 мең данәгә якын ут, су, газ, элемтә челтәре, коммуналь түләүләр өчен квитанция, 694 заказлы хат хәбәре (уведомление) тарата, өстәвенә иминиятләү хезмәтен башкара, 55 меңгә якын сумлыкподписка эшли, ай саен 5 мең сумлык товар сата. Ныклап уйласаң, тавык та чүпләп бетерерлек түгел бит эшләре!
-Иң акыллы, тәртипле, үзенә йөкләнгән һәр эшне вакытында намус белән башкара торган почтальоннарның берсе ул Илсөяр. Подписка чорында да үзенә билгеләнгән планны беренчеләрдән булып үти. 2012 елда районның иң яхшы почтальоны дип танылып, республика конкурсында да катнашкан иде.
Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.
Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА, автор фотосы
Газетага языл да, бүләк ал!
"Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы редакциясе үзенең укучылары арасында төрле акцияләр уздыра. Ноябрь, декабрь айларында һәр атнаның җомгасында "Язылучылар көне" оештырырга булдык. Ул көнне редакциягә килеп газетага язылучыларның һәммәсенә дә бүләкләр бирелә. "Хезмәт даны" газетасына 6 айга - 660 сумнан, ә оешмаларга 750 сумнан язылырга мөмкин. Еллык подписка да игълан ителде. Әгәр сез район газетасына бер елга язылырга теләсәгез, моның өчен 1320 сум түләргә кирәк. Ә оешмалар өчен еллык подписканың бәясе - 1500 сум. Почта хезмәтеннән файдаланмыйча, газетаны редакциядән килеп алу мөмкинлеге булган абунәчеләр аңа 420 сумнан языла ала. Бу очракта подписка редакциянең үзендә рәсмиләштерелә.
Ноябрь - әниләр ае, чөнки 26 ноябрьдә иң кадерле кешеләребезнең бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Шуңа аларга матур сүзләребезне, истәлекле бүләкләребезне бүгеннән әзерли торсак та була. Редакция коллективы да газетабызны укучы бер әнигә бүләк ясаячак. Аны оту өчен акциябездә катнашырга - 1 ноябрьдән 21 ноябрьгә кадәр 2018 елның беренче яртысы өчен "Хезмәт даны" газетасына язылып, квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга кирәк. Акциягә 22 ноябрьдә йомгак ясалачак. Приз - тузансуырткыч. Әгәр әниләрегезгә ярты елга район газетасына подписка ясасагыз да, бу алар өчен зур бүләк булачак.
Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" газетасы редакциясе.
Акциянең сроклары - 1.11.2017 -22.11.2017.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев